+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июнь 2025, 07:05

Җиңү безнең якта булачак!

Бүген башкаланың "Уфа-Арена" спорт комплексы мәйданчыгыннан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчыларны махсус хәрби операция зонасына озату тантанасы булды.

Җиңү безнең якта булачак!Җиңү безнең якта булачак!
Җиңү безнең якта булачак!

Аларны озатырга Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте вәкилләре, Башкортстан хәрби комиссариатының хәрби-патриотик эшләр бүлеге начальнигы Альберт Гыйльманов һәм яугирләрнең якыннары җыелган иде.

- Хөрмәтле сугышчыларыбыз, яктшларыбыз, туганнарыбыз, республика Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстанның хәрби комиссариаты исеменнән сезгә кыюлыгыгыз өчен рәхмәтләребезне җиткерергә рөхсәт итегез. Сез янә кыска вакытлы ялдан соң бик авыр булган урыннарга юлланасыз. Әйе, анда безнең якташларыбызның батырларча һәлак булган очраклары да бар. Әмма анда илебезнең киләчәге хәл ителә.

Сез - бик көчле кешеләр, без барыбыз да сезнең белән горурланабыз. Сез һәрвакыт алгы планда. Сезнең артыгызда илебез, туганнарыгыз, дусларыгыз тора.
Без, үз чиратыбызда, сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәр өчен барын да эшләргә тырышабыз. Сезнең мөһим хәрби бурычларны үтәүне ничек тә җиңеләйтер өчен эшелоннар белән сезгә кирәк-яраклар юллыйбыз.

Бер-берегезне саклагыз, сезне өйдә якыннарыгыз түземсезлек белән көтүен онытмагыз. Юлыгыз уң булсын. Без сезнең исән-имин кайтуыгызы көтәбез. Алга, туганнар! Җиңү безнең якта булачак! - диде Альберт Рәшит улы.

Сугышчыларның якыннары да аларга иң кирәкле сүзләрен, изге теләкләрен әйтеп, озатып калды. Батырларыбыз гына түгел, алар да җиңүнең безнең якта булуына шикләнми. Исән-имин кайтыгыз, егетләр! Без сезне түземсезлек белән көтәбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас