

Бу хакта Уфа трамвай-троллейбус заводы генеральный директорының беренче урынбасары Сергей Яковлев җентекләбрәк сөйләде.
- Уфа трамвай-троллейбус заводы Русия төбәкләре һәм Белоруссия форумында ике модель тәкъдим итә. Бу аеруча зур сыйдырышлы троллейбус, ул әлегә бердәнбер экземплярда Минск автомобиль заводы белән берлектә булдырылган һәм бер айдан Уфада сыналачак. Шулай ук аның артында 303 моделе тора — бу машинаның Русия компонентларында эшләнгән Минск автомобиль заводының яңа моделе, шулай ук машина әлегә бердәнбер экземплярда.
Фото: bashinform.ru