

Гадәттән тыш хәлләрдән һәм янгыннардан саклану дәрәҗәсен арттыру, шулай ук җавап бирүнең оперативлыгын арттыру өчен республикада Янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыруга инде 1,3 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, дип хәбәр итте ЦУРдагы оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.
Аның сүзләренчә, стратегия кысаларында 2018 елдан төбәкнең янгынга каршы хезмәтенең 8 бүлекчәсе булдырылган, 26 республика янгын сүндерү бүлекчәсе кизү торган, 6 янгын сүндерү депосы бинасы төзелгән. Бу максатларга республика бюджетыннан 417 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
"Быел сезнең йөкләмә нигезендә, хөрмәтле Радий Фәрит улы, Салават районының Мөрсәлим авылында пневмокаркас модулен кулланып, яңа янгын сүндерү бүлекчәсе хәрби дежурлыкка кереште. Стратегияне алга таба гамәлгә ашыру өчен Уфа районының Булгаково һәм Нефтекаманың Әмзә авылларында янгын деполарын төзү проектлары эшләнде, алар дәүләт экспертизасын узды», — дип хәбәр итте Кирилл Первов.
Ул ассызыклаганча, Башкортстанда алга киткән янгын-коткару инфраструктурасы нәтиҗәсендә соңгы 5 елда 7 меңнән артык кеше гомерен саклап кала алганнар.
Фото: bashinform.ru