+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июль 2025, 10:35

Радий Хәбиров һәм Антон Котяков Уфада эшлекле очрашу уздырды

Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белән эшлекле очрашу булды.

Радий Хәбиров һәм Антон Котяков Уфада эшлекле очрашу уздырдыРадий Хәбиров һәм Антон Котяков Уфада эшлекле очрашу уздырды
Радий Хәбиров һәм Антон Котяков Уфада эшлекле очрашу уздырды

Бүгең Уфада Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Көн тәртибендә - мәшгульлек хезмәтен һәм социаль хезмәт күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган секторын үстерү, шулай ук республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары.

- Башкортстан Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән халыкны эшкә урнаштыру өлкәсендә шактый нәтиҗәле эшли, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без илдә беренчеләрдән булып модульле мәшгульлек үзәкләре ача башладык. Ә төбәктә барлыгы 51 шундый учреждение яңартылган.


Антон Котяков халыкны эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче үзәкләрне модернизацияләү буенча республика уңышларын югары бәяләде.

- Нәкъ менә Башкортстан модульле төзелеш инициаторы булды, - дип ассызыклады министр. - Сезнең тәҗрибәгез нәтиҗәсендә бу практика федераль көн тәртибенә керде.

Очрашуда Антон Котяков һәм Радий Хәбиров шулай ук яңа социаль объектлар булдыру, аерым алганда, «Именлек» республика геронтология үзәгенең яңа корпусы мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Социаль хезмәт күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган секторы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Башкортстан бу форматны актив үстерә-төбәктә инде биш пансионат дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында эшли, тагын берничә учреждение эшләтеп җибәрергә әзерләнә.

- Дәүләтнеке булмаган секторны үстерү хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм бюджет чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Әлеге юнәлеш ярдәмендә республика 1 млрд сумга якын акчаны янга калдырды инде, - диде Радий Хәбиров.

Антон Котяков инвесторларның социаль өлкәне үстерүдә катнашуын хуплады.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас