Киләсе атнадан кояшлы көннәр башланачак, ди дә ул синоптиклар. Көндез уртача температура +25; +28 чикләрендә торачак. Дөрес, синоптикларның озайлы фаразына караганда, июль ахырына кадәр сирәк явым-төшемле һава торышы сакланачак, ә көндез уртача температура +29 градус тәшкил итәчәк. Бердәнбер кояшлы көн бары тик дүшәмбе, 7 июльдә һәм шимбә, 26 июльдә генә булачак. Искәрмә - республиканың көньяк районнары.
Уфага килгәндә, монда да кояшлы һәм аяз көннәрне бармак белән санарлык булачак. Хәер, озакка сузылган болытлылык та көтелми – яшен һәм көчле яңгырлар кыска вакытлы булачак. Июльнең 20нче көннәреннән башлап Башкортстан башкаласына бераз суытачак: +18; +22 градус, әмма айның соңгы көннәрендә аязу көтелә, ә термометр баганалары яңадан +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.