+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июль 2025, 07:24

Ратмир Мәүлиев СВО зонасына гуманитар йөк тапшырды

Уфадан махсус хәрби операция зонасына зур гуманитар конвой килде. Аны башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев җитәкләде.

Ратмир Мәүлиев СВО зонасына гуманитар йөк тапшырдыРатмир Мәүлиев СВО зонасына гуманитар йөк тапшырды
Ратмир Мәүлиев СВО зонасына гуманитар йөк тапшырды

Башкортстан Башкаласыннан алгы сызыкка куәтле мотоцикллар, квадрокоптерлар, генераторлар һәм башка кирәк-яраклар китерелде.

"Безнең сугышчыларга батырлыклары өчен рәхмәт! Бергә без көчле!"- дип язган Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрендә.

Ратмир Мәүлиев СВО зонасына гуманитар миссия белән атна башында китте. Фронт яны территориясенә барганда Уфа мэры Пятигорск курорт-шәһәре башлыгы Дмитрий Ворошилов белән очрашты. Ул Ратмир Мәүлиевка махсус хәрби операциядә катнашучы Пятигорс кешесенең әнисенә медицина ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук кичә Ратмир Мәүлиев Луганскида шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Яна Пащенко белән очрашты. Алар ике шәһәр арасында инфраструктура, төзекләндерү һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, Уфа Луганск белән тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук ЛХР башкаласында яшәүчеләр өчен бүген мөһим булган проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер.

Исегезгә төшерәбез, узган елның июлендә Луганск Халык Республикасында Луганск белән Уфа арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Ратмир Мәүлиев һәм Яна Пащенко кул куйдылар. Шул ук айда Ратмир Мәүлиев җитәкчелегендәге гуманитар конвой СВОда катнашучыларга УАЗ автомобильләре, мобиль мунча, генераторлар, инструментлар һәм сугышчыларның көнкүрешен кыр шартларына җайлаштыру өчен кирәкле башка әйберләр, шулай ук азык-төлек, медикаментлар һәм махсус җиһазлар китерде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас