+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2025, 11:50

Гаиләләренә кайтарылган балалар саны арта

Башкортстанда социаль приютлар саны кимиячәк.

Гаиләләренә кайтарылган балалар саны артаГаиләләренә кайтарылган балалар саны арта
Гаиләләренә кайтарылган балалар саны арта

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республикада балалар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләү турында фикер алыштылар. Төбәктә авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарны һәм балалы гаиләләрне реабилитацияләү мәсьәләләре белән барлыгы 28 учреждение шөгыльләнә. Бу – приютлар, ятим балалар өчен оешмалар, “Гаилә” үзәкләре.

Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, Башкортстанда традицион стационар эш формаларыннан инновацион методикаларга күчү уңышлы бара. Шундый алымнарның берсе – приютларда койка-урыннарны кыскартып, алар базасында коррекция-үстерү эшләре бүлекләрен ачу. Башкортстанда алар барлыгы – 12.
Социаль хезмәт күрсәтүче балалар учреждениеләрен модернизацияләү нәтиҗәсендә социаль приютларга урнаштырылучы балалар саны кими, гаиләләренә кайтарылган балалар саны арта.
– Балалар гаиләләрдә яшәргә һәм тәрбияләнергә тиеш – бу гомумдәүләт бурычы, аны ике юл белән хәл итәбез, – диде министр. – Беренчедән, ата-аналар белән профилактик эш алып бару, аларга балаларыннан аерылмыйча мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итү. Икенче юнәлеш – приют балаларын ятимнәр учреждениеләренә түгел, ә үз гаиләләренә кайтару буенча эш. Ел саен 8 меңнән артык гаиләгә социаль ярдәм күрсәтәбез.

Реформалау ятим балалар өчен учреждениеләргә дә кагыла. Әйтик, агымдагы елның гыйнварыннан Уфаның гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәген 40 урынлык койка фонды булган стационар учреждениедән ярымстационар учреждениегә үзгәрткәннәр.

– Хәзер биредә Сибай, Нуриман, Иглин, Благовар, Чишмә, Уфа һәм Хәйбулла районнарын колачлаган сынау проекты принцибы буенча эшлиләр. Бу алыштыручы гаиләләргә, ата-ана хокуклары чикләнгән гаиләләргә ярдәм итү, интернаттан соң ятим балаларга урнашырга ярдәм итү, – дип билгеләде Ленара Иванова. – Киләчәктә мондый үзәкләр белән барлык республиканы тәэмин итә алачакбыз.

2026 елга Балалар йортында көндезге һәм кыска вакытлы булу төркемнәрен, Илеш районы приютында балалар белән ата-аналарга ярдәм итү бүлеген ачу, шулай ук Хәйбулла һәм Дуван районнарында кеше саны аз булган приютларны өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә үзгәртү планга кертелгән.
Башкортстан Башлыгы балалар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләү барышын уңай бәяләде.
– Уйланылган эш, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру мөһим, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: Ленара Иванова, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас