Дүртөйле районында Казы-Ялдәк авылы янында Кызыкүл буенда 46 яшьлек ир суга батып үлгән. Шаһитлар әйтүенчә, ул күлне йөзеп чыгарга теләгән, ләкин ярга барып җитә алмаган, су төбенә киткән. Ирнең гәүдәсен икенче көнне балыкчылар ятьмә белән эзләп тапкан. Водолазлар гәүдәне судан чыгарганнар.
Тагын бер фаҗига Туймазы районының Түбән Троицкий авылы янында булган. Биредә яшәүчеләр Кыйдыш елгасы яр буенда су өстендә хатынның гәүдәсенә тап булганнар. Аның өс киемнәрендә булуы билгеле. Коткаручылар аның гәүдәсен чыгарган, һәлак булучының шәхесе ачыклана, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Көннәр янә җылытты, димәк, халык елга-күл буйларына агылачак. Суда хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!
Фото: МЧС по РБ