-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль 2025, 11:50

Путин белән Трамп якын арада очрашырмы?

Хәзерге вакытта Ак йорт башлыгы Дональд Трамп һәм Русия Президенты Владимир Путинның югары дәрәҗәдә очрашуын планлаштыру алып барылмый.

Путин белән Трамп якын арада очрашырмы?
Путин белән Трамп якын арада очрашырмы?


Бу хакта журналистларга АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио сөйли.
Америка түрәсе Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) министрлык чаралары кысаларында Куала-Лумпурда Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап бирде.

"Юк, бернинди саммит та планлаштырылмаган. Без теләсә нинди мөмкинлек булганда Русия ягы белән элемтәне дәвам итәргә ниятлибез", — дип җавап бирә Рубио Трамп белән Путинның мөмкин булган очрашуы турындагы сорауга.

Ул Вашингтон һәм Мәскәү диалогны җайга салуны дәвам итәргә тиеш, дип өстәде. Дәүләт сәркатибе сүзләренчә, АКШ Украинада тыныч җайга салу мөмкинлекләрен күрә һәм бу процесста катнашырга тели.

Фото: .vesti.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас