

7 июльдә республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә “Салават” җәмгыяте директоры Таһир Бәхтегәрәев чыгыш ясады.
“Салават” җәмгыяте Әбҗәлил районында бакыр рудасы ресурслары фаразланган Салават участогында тау-баектыру комбинаты (ГОК) төзергә планлаштыра. Әлеге проект 1500 эш урыны белән тәэмин итәчәк һәм бөтен чорга 26 миллиард сум салым китерәчәк, шул исәптән ел саен 250 миллион сум район бюджетына керәчәк.
Шулай ук ул компаниянең Әбҗәлил районы территориясендә юридик берәмлекне яңадан терки башлавын билгеләп үтте. Республика Хөкүмәте белән килешү төзеләчәк. Бу яклар арасында килешүгә ирешелгән, аларның хокукларын һәм бурычларын билгели торган шартнамә мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелгән дигәнне аңлата. Әгәр бакыр рудасы запаслары расланса, 2029 елга монда – илнең иң заманча һәм экологик предприятиеләренең берсе – Чиләбе өлкәсендәге Томинск ГОКы үрнәгендә ГОК төзиячәкләр.
Радий Хәбиров республика Мәгариф министрлыгына хәзердән үк белгечләр әзерли башлау өчен колледжлар эшен үзгәртеп корырга кушты. Ә Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләренә геологик разведка эшләрен башкарганда компания эшчәнлеген контрольдә тотуны йөкләде.
Әйткәндәй, җәмгыять бүген үк республикада барган бик күп төзелешләргә һәм башка чаралар оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, быел 3 апрельдә Әскар авылындагы Таһир Кусимов исемендәге гимназиядә “Гыйлем” олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте, анда шушы районның мәктәп укучылары катнашты. 7-10нчы сыйныф укучылары үзләренең химия, математика, физика һәм башкорт теле өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте. Финал этабына 315 укучы үтте. Аларның 45е җиңүче һәм призер булды.
Җиңүчеләрне, призерларны һәм укытучыларны Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков, “Салават” җәмгыяте директоры Таһир Бәхтегәрәев, “НефтеПолис” инженерлык мәктәпләрен үстерү фонды җитәкчесе Фәнүр Яһүдин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Абсадиева котладылар.
– Катнашкан һәркем – җиңүче! – диде үзенең сәламләү чыгышында “Салават” җәмгыяте директоры Таһир Бәхтегәрәев. – Без бу балалар геологлар, инженерлар, проектлаучылар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр булыр, дип өметләнәбез. Бу һөнәрләр хәзер мөһим һәм киләчәктә, шул исәптән безнең предприятиедә дә, аларга ихтыяҗ булачак. Әмма иң мөһиме, белемнәр аларга тормышта үз юлын табарга ярдәм итәчәк.
Катнашучылар һәм кунаклар алдында шулай ук район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков чыгыш ясады.
– Сез – безнең киләчәгебез! – диде Илдар Таһир улы. – Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, бу чарада актив катнашуыгызга һәм җиңүче булуыгызга бик шатбыз. Олимпиаданы оештыручыларга, иганәчеләргә һәм укытучыларга рәхмәт белдерәм. Сез көн саен балаларны үстерү өстендә эшлисез, ә бу безнең тормышта иң мөһиме, – диде ул.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр: акыллы колонкалар һәм смарт-сәгатьләр алды. Ә укучылары призлы урыннар алган педагоглар ел дәвамында ай саен 10 мең сум күләмендә стипендия алачак.
Күптән түгел Әбҗәлил районында #Кизилживи ЭКОакциясе узды. Аны “Салават” җәмгыяте оештырды. ЭКОакция Амангилде, Бурангол, Равил һәм Хәлил авыл биләмәләреннән 150гә якын кешене берләштерде, өмәгә шулай ук Әскар, Яңгел авылларыннан да кушылдылар.
Амангилде авыл биләмәсе халкы өчен атна саен өмә – гадәти күренеш. “Безнең авыл кешеләре һәрвакыт чисталык яклы, монда беркем дә читтә калмый. Ләкин авыл федераль трасса буенда урнашканлыктан, юл буенда чүп-чар еш җыела – үтеп баручылар машина тәрәзәләреннән дә чүп ташлый. Һәр җомгада хезмәттәшләребез белән өмәгә чыгабыз һәм үзебезгә бүлеп бирелгән территорияне җыештырабыз. Моннан тыш, ел саен агач утырту буенча экоакцияләрдә катнашабыз. Олы Кызыл елгасы ярларын да ел саен чистартабыз. Шуңа күрә бүген дә бу акциягә зур теләк белән кушылдык”, – ди Амангилде авыл клубы хормейстеры Әлфия Кадыйрова.
Казмаш һәм Ташбулат авыллары да “Салават” җәмгыяте вәкилләре белән яхшы таныш. Күптән түгел алар янә очрашты.
“Салават” җәмгыятенең эше Идел буе федераль округы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану департаментыннан алынган лицензия нигезендә башланырга тиеш. Участокта берничә скважина бораулана, ә материал үрнәкләрен лабораториягә җибәрәләр. Лицензияләнгән кишәрлекнең мәйданы – 229 гектар, монда 1 миллион тоннага якын бакыр булырга мөмкин. Мондый тикшерү чималның бәясен һәм аны алга таба эшкәртүнең икътисади нигезлелеген билгеләү өчен кирәк.
Тау-баектыру комбинатын төзү проекты дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган очракта, аның буенча тыңлаулар оештырылачак.
Ташбулат авылы халкы белән аралашу вакытында исә төп тема – экология һәм суның чисталыгы булды. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауга тулы, аңлаешлы җавап алды.
21 июньдә Әбҗәлил районында “Салават” җәмгыяте ярдәме белән сабантуй узды. Кунакларны ипи, бал, кымыз һәм башка ризыклар белән каршы алдылар. Һәр авыл советы, чәй һәм милли ризыклар тәкъдим итеп, барысын да җылы кабул итте. Бердәмлек һәм дуслык рухы хакимлек итте. Әлеге компания бәйрәмнең иң якты һәм мавыктыргыч мизгелләренең берсенә әверелгән милли көрәш бәйгесендә бүләкләр иганәчесе булды. Ярышларда йөздән артык кеше катнашты. Көрәшчеләр искиткеч көч, җитезлек һәм осталык күрсәтте, иң яхшылар исеме өчен көрәште. Җиңүчеләргә эретеп ябыштыру аппаратлары, бензопычкылар һәм мотоблоклар тапшырылды, ә абсолют җиңүче смарт-телевизор алды.
Әйтергә кирәк, “Салават” җәмгыяте зур масштаблы чараларны оештыруда ярдәм итеп кенә калмый, шәхси проблемаларга да туктала.
2024 елның мартында Әбҗәлил районында коточкыч фаҗига булды – күпбалалы Исламгуловлар гаиләсенең йорты янып бетте. Утта өч кечкенә кыз һәм аларның йөкле әниләре җитди пешүләр алган. Һәлакәт вакытында гаилә башлыгы эш вахтасында була, ләкин булган хәл турында белгәч, шундук өенә кайта. Тикшерү мәгълүматлары буенча, янгын чыгуның сәбәбе газ казанының зарарлануы булган. Көчле шартлаудан соң хатын-кыз балалары белән өйдән чыгарга тырышып караган, әмма ут бик тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килгән, ләкин ул вакытка бөтен йортны инде ялкын ялмап алган була. Зыян күрүчеләр III дәрәҗәдәге пешүләр белән дәваханәгә озатыла. Квалификацияле медицина ярдәме алу өчен аларны ашыгыч рәвештә Республика пешү үзәгенә күчергәннәр. Бигрәк тә кызларның берсе авыр зыян күргән. Әнисе Гөлчибәр Исламгулова сөйләвенчә, аяк-кулларындагы җәрәхәтләр баланың хәрәкәтен сизелерлек чикләгән.
– Ул үсә, ә яра эзләре тирене кыса, нормаль хәрәкәтләнергә комачаулый. Уку, өй эшләре, хәтта дуслар белән гади уеннар да хәзер бик авыр бирелә. Әни йөрәге өчен баласының сызлануын күрүдән дә авыр нәрсә юк. Балама ничек ярдәм итәргә дә белмим, – ди ул.
Бәхеткә каршы, гаилә бәла-каза алдында ялгыз калмаган. Күршеләр кием-салым биргән һәм яңа торакка хәйрия җыемы оештырган. Узган ел Исламгуловлар көнкүрешен тергезә һәм өлешчә гадәти тормышка кайта алган. “Салават” җәмгыяте дә гаиләгә ярдәм итәргә карар кылган. Компания директоры Таһир Бәхтегәрәев кызны реабилитацияләү чыгымнарын үз өстенә алган.
– Бу вакыйга турында белгәч, без битараф кала алмадык. Мондый җәрәхәтләрдән соң тернәкләндерү шактый көч һәм финанслау таләп итә. Без кызны Екатеринбургның “Доктор Волкова” тернәкләндерү үзәгенә җибәрдек, анда авыр җәрәхәтләрдән соң пациентларны тернәкләндерүдә зур тәҗрибәсе булган югары класслы белгечләр эшли. Айлык дәвалау программасы аны савыктыруга мөһим адым булырга тиеш. Без сабыйның яңадан иркен хәрәкәт итә алуына һәм тулыканлы тормышка кайтачагына ышанабыз, – диде Таһир Бәхтегәрәев.
“Салават” җәмгыяте, чыннан да, балаларның чын дустына әверелде. Быел компания Бурангол авылында интернат-мәктәпне ремонтлауны һәм Әбҗәлил районының “Ирәндек” балалар лагеренда спорт мәйданчыгы төзүне финанслый. Бу хакта Таһир Бәхтегәрәев Әскар авылында узган Башкортстан Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы каршындагы күзәтү советы утырышында белдерде. Бурангол авылындагы интернат-мәктәптә түбә һәм фасадны яңартуны, цоколь катны җылытуны, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыруны үз эченә алган капиталь ремонт планлаштырыла. Бинада идәннәр тулысынча яңартылачак, барлык бүлмәләрдә дә бизәкләү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, яңа технологик җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру каралган.
Ә “Ирәндек” балалар ял лагеренда заманча спорт мәйданчыгы булдырылачак. Проект 2010 квадрат метр чамасы мәйданлы ком мәйданчыклары коруны, баскетбол һәм волейбол өчен 990 квадрат метрлы уен мәйданчыклары булдыруны үз эченә ала. Әлеге ике проектны финанслауның гомум күләме якынча 70 миллион сум тәшкил итә.
– Бездән еш кына Әбҗәлил районында нинди эшләр башкардыгыз, дип сорыйлар. Без төгәл фәннәр һәм башкорт теле буенча мәктәп олимпиадасы үткәрдек, аның нәтиҗәләре буенча укучылар гына түгел, призерлар һәм җиңүчеләрнең укытучылары да бүләкләнде. Безнең башлангыч белән Олы Кызылның ярларын чүп-чардан чистарту буенча экологик акцияләр үткәрелде, шулай ук Елымбәт авылындагы Хәтер аллеясе өчен чыршы сатып алырга булыштык. “Салават” – социаль җаваплы компания, шуңа күрә без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмыйбыз, – ди Таһир Бәхтегәрәев.
Менә шулай “Салават” җәмгыяте алдагы көннәргә дә планнары белән бүлеште. Чыннан да әлеге җәмгыять якты хыяллар, матур максатлар белән яши.