+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 июль 2025, 04:35

Тәрбиячене дә “кармакка” эләктергәннәр

46 яшьлек хатын тиенләп җыйган акчасыннан коры калган.

Тәрбиячене дә “кармакка” эләктергәннәрТәрбиячене дә “кармакка” эләктергәннәр
Тәрбиячене дә “кармакка” эләктергәннәр

Балалар бакчасы тәрбиячесе мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән.


Стәрлетамакта яшәүче 46 яшьлек хатынның кесә телефонына үзен “Энергосбыт” хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир шалтыраткан. Электр счетчикларын алыштыру сылтавы белән мошенник хатынны СМС-хәбәрдәге кодны әйтеп бирергә күндерә. Соңыннан зыян күрүчегә мессенджерда ФСБ хезмәткәре булып икенче ир шалтырата. Ул тәрбияченең тәмам котын ала. Янәсе аферистлар аның “Дәүләт хезмәтләре”ндә шәхси кабинетын ватканнар, мәгълүматларга керү мөмкинлеге алганнар һәм аңа кредит рәсмиләштерергә тырышалар.


Акчаны саклау өчен, мошенниклар күрсәтмәләре буенча эш итеп, тәрбияче булып эшләүче хатын “хәвефсез исәпкә” 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Шуларның 150 меңе — кредит, калганнары — аның шәхси акчалары. Зыян күрүче полициягә бер ай узгач кына мөрәҗәгать иткән.


Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас