Русия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнаштылар.
Киңәшмәдә Дмитрий Чернышенко – мәгариф инфраструктурасын үстерү, Сергей Кравцов – БДИ һәм аны үткәрү нәтиҗәләре, Валерий Фальков югары уку йортларында һәм колледжларда кабул итү кампаниясен үткәрү турында сөйләде.
– Хөрмәтле Владимир Владимирович! Белем бирү – ул укыту һәм тәрбия. Сезнең кушуыгыз буенча 1634 мәктәп төзелде, аларда миллионнан артык урын булдырылды. Бу пландагыдан 8800гә күбрәк. Инфраструктурадан тыш, әлбәттә, укытучыларыбызга игътибар бирү бик мөһим, чөнки хезмәт хакы түбән булган төбәкләр дә бар. Без моның өстендә эшлибез. Шул ук вакытта Сезнең йөкләмәне үтәдек – белем бирү сыйфаты буенча әйдәүче илләр унлыгына кердек. Тагын бик яхшы күрсәткеч – безнең балалар табигый фәннәр буенча халыкара олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, – диде Дмитрий Чернышенко.
– Иң элек узган уку елы өчен педагогларга рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Чыннан да, уку елы уңышлы узды, бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы тыныч үтте. Ниндидер гадәттән тыш хәлләр булмады. Сез кушканча, хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирдек. Быел табигый фәннәр юнәлешендә белем бирү белән ныклап шөгыльләндек. Барлык предметлар да мөһим, әмма без технологик лидерлыкның математика, физика, химия, биологиядә булуын аңлыйбыз. Быел мәктәп тәмамлаучыларның 10 проценттан күбрәге физиканы сайлаган – бу, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, 9 меңгә күбрәк. Шулай ук профильле математиканы сайлаучылар саны артты: узган ел 280 мең тирәсе кеше иде, быел – 300 меңнән артык. Бүген табигый һәм инженер белеменә омтылу көчле. Әлеге вакытта колледжларда кабул итү кампаниясе бара. Бүгенге көндә, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, 200 меңгә күбрәк гариза бирелгән. Колледжлар да оборона-сәнәгать заказын тормышка ашыруга актив кушылды, оборона предприятиеләренә фронт өчен, җиңү өчен ярдәм итәләр, – диде Сергей Кравцов.
Киңәшмә барышында мәктәпләрне ремонтлау турында да сүз булды. Инде 4 меңнән артык мәктәптә капиталь ремонт узган, ел саен 1,5 мең мәктәп ремонтлана, җиһазлар яңартыла. Быелдан балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы кертелде. Бездә 6-7 ел элек балалар бакчаларының 85 проценты уңайлы булып саналса, бүген бу күрсәткеч – 100 процент диярлек. Әлеге вакытта илдә 100 яңа балалар бакчасы төзелә.
– Быел 9нчы сыйныф укучыларының 62 проценты колледжларны сайлаган. Бу – “Профессионалитет” юнәлешендә иң нәтиҗәле чараларның берсе. Сезнең йөкләмә буенча 95 кластер барлык төбәкләрдә киңәйтеләчәк. 20 июньдә барлык 89 субъектта да югары белем бирү системасында кабул итү кампаниясе старт алды. Бу – 1200дән артык югары уку йорты, аларның филиаллары һәм дүрт меңгә якын колледж, – диде Дмитрий Чернышенко.
Валерий Фальков чыгышында уку йортларында бюджет урыннары турында сөйләде. Быел моңарчы күрелмәгән санда – 619 мең бюджет урыны булдырылган. Бюджет урыннарының 73 проценты төбәкләргә, асылда, вузларга тапшырылган. Хәзерге вакытта 4 миллион 967 гариза тапшырылган. “Вузга онлайн керегез” суперсервисыннан узган елгы кабул итү кампаниясендә абитуриентларның 44 проценты кулланган булса, быел бу сан – 75 процент. Ягъни бу югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлекнең уңайлы дистанцион ысулы.
– Быел СВОда катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары өчен махсус квотаны арттырдык. Өстәвенә, безнең университетларга рәхмәт әйтергә кирәк, аларның барысы да диярлек һәр шундый очракка индивидуаль якын килә, ярдәм итә, шул исәптән өстәмә стипендияләр белән дә. 25 июльдә документлар кабул итү тәмамлана, һәм августның беренче яртысында абитуриентларның төп өлешен кабул итәчәкбез. Мәктәп күрсәткән БДИ нәтиҗәләрен исәпкә алып, без кабул итү сыйфатының быел яхшырак булачагын аңлыйбыз, – диде ул.
– Сез югары белем бирүнең яңа моделен кертү турында әйткән идегез. Пилот режимында бу ничек бара? – дип кызыксынды Президент.
– Сез безгә бу зур, мөһим проектны йөкләдегез һәм сынау режимында гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирдегез. 2023 елда яңа системага күчү салмак булырга тиеш, монда барысын да уйларга, вак-төяккә кадәр эшләргә кирәк, дигән идегез. Без бу эшне башкардык. Бүген бездә әлеге система буенча 12 меңнән артык кеше белем ала, өстәвенә, алты университет. Монда Санкт-Петербург дәүләт тау университеты лидер булып тора, аларда кабул итү 81 программа буенча алып барыла. Икенче урында – Мәскәү авиация институты. Биредә яңалык шунда – тулысынча эшкәртелгән программалар, беренче чиратта, инженер-техник профильдә, фундаменталь составны көчәйттеләр. Икенчесе – практик юнәлешне арттырдылар, практика ул хезмәт базары белән бәйләнеш. Аерым алганда, остазлык институты актив үсә. Без эш бирүченең бик яхшы җавабын күрәбез. Шуңа күрә бу программаны киңәйтергә планлаштырабыз, пилот проекты тәмамлангач, югары белем бирүнең бөтен системасын яңа рельсларга күчерү максатында. Бүген бу пилот проектында катнашмаган югары уку йортлары анда керү белән ныклап кызыксына. Һәм без Сездән Русиянең иң яхшы югары уку йортларына быел әлеге пилот проектын тулыландырырга мөмкинлек бирүегезне сорыйбыз, – диде Валерий Фальков.
Шул ук вакытта...
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслау турындагы указга кул куйды.
Тексттан күренүенчә, урыс теле Русиянең милли байлыгы, илнең күпмилләтле халкын һәм дөньяның башка халыкларын урыс дөньясы белән берләштерүче мөһим чара булып тора. Шул ук указ белән балигъ булмаган чит ил кешеләрен мәктәпләргә кабул итү өчен аларга урыс телен белүгә тест үткәрү системасын кертү Русия Федерациясенең Дәүләт тел сәясәте бурычларына кертелде.
Гөлия ГӘРӘЕВА.