+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2025, 18:11

М–12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы ачылды

Шул рәвешле Екатеринбург, Мәскәүгә, Казанга кадәр юл күпкә кыскарды.

М–12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы ачылдыМ–12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы ачылды
М–12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы ачылды

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан аша уза торган М–12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогында хәрәкәтне башлауга старт бирде. Моның турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә сөйләде.

"Мондый төзелеш темплары чыннан да моңарчы күрелмәгән иде. Ике елдан аз гына артыграк вакыт эчендә республика 205 километр заманча, матур, уңайлы магистраль алды. Башкортстанда яшәүчеләр өчен, безнең автомобиль сөючеләр өчен – Екатеринбургка, Мәскәүгә, Казанга кадәр юл йөрү вакытын бер ярым тапкырга кыскарту.

Дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путинга республикага даими ярдәм иткәне, әлеге трассаның безнең территория аша узуын хәл иткәне өчен зур рәхмәт.

Алда юл челтәрен үстерү буенча планнар күп. Без аларны бергәләп тормышка ашырырбыз дип ышанам", - дигән ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас