Бүген республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен яшьнәячәк.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында кискен. Һава температурасы +20, +25°, көньякта +30°ка кадәр җитәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 17 һәм 18 июльдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан уртача, урыны белән кискен. Төнлә +9, +14°, көнчыгышта +4°, көндез +22, +27° булачак.
Автор фотосы.