+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июль 2025, 16:50

Беркем дә эшсез калмас

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы «Ашыгыч эшкә урнаштыру төбәк операторы» мәшгульлек агентлыгы белән партнерлык килешүе төзеде.

Беркем дә эшсез калмасБеркем дә эшсез калмас
Беркем дә эшсез калмас

Партнерлык кысаларында «Башкортстан вахтасы» киңәйтү планлаштырыла. Агентлык илнең башка төбәкләрендә эшләүче Башкортстан белгечләрен сайлап алуда, укытуда, квалификациясен үзгәртүдә һәм киләчәктә республика предприятиеләренә эшкә урнаштыруда катнашачак.

- Проектны без республикада 2024 елда вакансияләр ярминкәләренең яңа һәм перспективалы форматы буларак эшләтеп җибәрдек, ул конкрет предприятие өчен кадрлар сайлауны оештырырга һәм берьюлы күп санлы линия позицияләрен ябарга мөмкинлек бирә. Республикада 700ләп кеше проектта катнашты һәм эшкә урнаштырылды. "Башкортстан вахтасы" республика районнарына һәм шәһәрләренә чыга. Бу вакыт эчендә вахтачылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашулар бөтен Башкортстан буйлап узды, - дип сөйләде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, «Башкортстан вахтасы» республика проекты үзен төбәк халкының хезмәт миграциясен тотрыкландыруның нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.

- Проектның потенциалы зур. Аны шулай ук яшьләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшенә дә интеграцияләргә планлаштырабыз, шул исәптән студент отрядлары хәрәкәте аша да. Шулай ук Башкортстанның хезмәт коллективлары хакына оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм башка кызыксынган эш бирүчеләр арасыннан катнашучыларны җәлеп итәргә, – дип билгеләп үтте ашыгыч эшкә урнаштыру төбәк операторы генеральный директоры Ирек Сәитов.

Партнерлык килешүе кысаларындагы тырышлык шулай ук эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә, предприятиеләрнең кадрлар резервын тулыландыруга һәм эш бирүчеләрнең студентлар һәм мәгариф оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлегенә юнәлдереләчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас