+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июль 2025, 04:57

Яңа башлангычларга юл ачты

2030 елга илдә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш

Яңа башлангычларга юл ачтыЯңа башлангычларга юл ачты
Яңа башлангычларга юл ачты
Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерүгә юнәлтелгән Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру актив бара. Әлеге программа кысаларында Мәләвез районының өч авылында ике фельдшер-акушерлык пункты һәм бер табиб амбулаториясе ачылды.

Җиргән авылында заманча модульле табиб амбулаториясе үз ишекләрен ачты, ул 5300дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 1087се – балалар. Яңа бина заманча җиһазландырылган. Пациентлар кабул итү бүлмәсе, терапевт кабинеты, күзәтү, прививка ясату, процедура бүлмәсе, көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм аз хәрәкәтләнүчеләр өчен кергән урында пандус куелган.
Даниловка авылында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пункты 240тан артык кешегә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтәчәк, шуларның 37се – балалар. Икенче фельдшер-акушерлык пункты Дмитриевка авылында ачылган һәм 160тан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл халкының сәламәтлеге өчен 45 елдан артык гомерен медицинага багышлаган тәҗрибәле фельдшер Галина Пронькина җаваплы.
– Башкортстан Идел буе федераль округында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары саны буенча алда бара. Соңгы биш елда Идел буе федераль округында 1500гә якын медпункт яңартылган, шуларның 700е безнең төбәктә урнашкан, бу гомум санның яртысын диярлек тәшкил итә. 2025 елда республика тагын алты яңа поликлиника һәм республика районнарында иң заманча стандартлар буенча җиһазландырылган 134 модульле медицина учреждениесе алачак, – диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Әлеге мөһим башлангычлар авыл халкының тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрергә, аларны вакытында медицина ярдәме белән тәэмин итәргә һәм Башкортстан халкының сәламәтлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.
Дүртөйле районының Күккуян авылында ФАП “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде, аның варисы – “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты. Ел башыннан анда 1250 кабул итү булган. Яңа ФАП заманча таләпләр һәм стандартлар буенча урнаштырылган. Анда халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык җиһазлар бар. Беренчел медицина-санитария ярдәмен 770 кеше ала. Халыкның сәламәтлеген фельдшер Гөлнара Бәдретдинова күзәтә.
– Яңа ФАП ачылуын бик көттек. Монда җылы, якты, заманча җиһазлар урнаштырылган, – диде фельдшер Гөлнара Гафиятулла кызы.
Яңа гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проектының төп максаты – гражданнарның гомерен озайту. 2030 елга илдә уртача гомер озынлыгын – 78 яшькә, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.

Гөлия ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас