Якындагы өч тәүлектә Башкортстанда коры һәм эссе һава торышы урнашачак.
Әмма республика Гидрометүзәге метеорологлары киләсе атна башында кыска вакытлы яңгырлар булу ихтималлыгы турында кисәтә.
Бүген, 20 июльдә, көндез һава +23 +28° градуска кадәр җылыначак.. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан, тизлеге секундына 3-5 метр булачак.
21 июльдә синоптиклар кояшлы һәм эссе һава торышын фаразлый. Төнлә +9...+14°C, көндезге температура +26, +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка һәм көньякка үзгәртәчәк.
22 июльдә республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Шуңа карамастан, температура элеккечә калачак: төнлә +13...+18°C, көндез +25...+30°C. Яшен вакытында көньяк һәм көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 12-15 метрга җитәр дип көтелә.
Автор фотосы.