+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июль 2025, 12:30

Мобиль кушымта ярдәмгә килә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә хакимият һәм муниципаль округлар башлыклары белән киңәшмәдә «Госуслуги Дом» мобиль кушымтасын популярлаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Мобиль кушымта ярдәмгә киләМобиль кушымта ярдәмгә килә
Мобиль кушымта ярдәмгә килә

- «Госуслуги Дом» мобиль кушымтасының бурычы – халык өчен торак-коммуналь хуҗалык һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итүнең бердәм тәрәзәсенә әверелү. Кушымтаны кулланучылар - күпфатирлы йортларда, хосусый торак йортларда һәм блокланган йортларда яшәүчеләр. Шәхси йортларда яшәүчеләр өчен кушымтага керү мөмкинлеге 2025 ел башыннан барлыкка килде. Шулай ук агымдагы елда фатирның яки йортның милекчесе үз күчемсез милеге кушымтасына ышаныч белдерә торган кулланучыга керү мөмкинлеге барлыкка килде.

- Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр өчен максатчан күрсәткечләр билгеләнгән. Мәсәлән, Башкортстанда мобиль кушымтаны кулланучылар саны быел 478 мең кешегә җитәргә тиеш. Безнең тиешле «юл картасы» эшли, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

«Госуслуги Дом» мобиль кушымтасының төп мөмкинлекләре һәм эшләнгән “юл картасы” турында Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов хәбәр итте.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас