Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Президентның Урал федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Артем Жоги, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, шулай ук Магнитогорск металлургия комбинаты (ММК) директорлар советы рәисе Виктор Рашников һәм ММКның генеральный директоры Павел Шиляев озатуында Президент 2024 елда эшләтеп җибәрелгән 12нче кокс батареясы комплексын карады.
Дәүләт башлыгы шулай ук машина төзелеше продукциясе цехы белән танышты. Биредә заманча җитештерү төзелгән, ул, 2026 елдан башлап, тау-металлургия тармагында җиһазларны импортны алмаштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Цех елына 10 мең тоннадан артык продукция җитештерә алачак.
Цехны караганнан соң Владимир Путин Магнитогорск металлургия комбинаты хезмәткәрләре белән аралашты.
Фото: kremlin