+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2025, 03:35

Башкортстанга тропик яңгырлар килә

Якын көннәрдә Башкортстанда яңгырлы һава торышы көтелә.  Көннәр суытамы?

Башкортстанга тропик яңгырлар киләБашкортстанга тропик яңгырлар килә
Башкортстанга тропик яңгырлар килә
Бәхеткә, температура фоны шактый югары булып калачак, дип тынычландыра синоптиклар.
 
Бүген урыны белән көндез +24, +29°ка кадәр җылытачак. Бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез яшенле. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында көчле.

Чәршәмбе, 23 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле, көндез локаль яңгырлар, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +13, +18°, көндез +22, +27°.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле, боз явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +13, +18°, көндез +22, +27°.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас