

– Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең - урып-җыю эшләренә, ә элеваторларның һәм эшкәртү приятиеләренең уңышны кабул итүгә әзерлеге турында фикер алышыйк, - ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Теге яки бу сортның, гибридның безнең республика шартларында ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын үз күзләребез белән күрү өчен, җитештерү тәҗрибәләре белән танышырбыз.
"Басу көне" кысаларында 40 гектар мәйданда перспективалы авыл хуҗалыгы культураларының 255 делянкасы һәм гибридлары, шулай ук минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән җитештерү тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Профессионаллар өчен авыл хуҗалыгы техникасының алдынгы үрнәкләрен күрсәтү оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Басу көне» төбәк форумы Уфа шәһәре янындагы Ягодная поляна торак пункты янындагы бердәм мәйданчыкта узачак.
26 июльдә ирекле рәвештә килү көне каралган. Килүчеләр заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карый, машина йөртүче яки оператор кабинасында утыра алачак. Форум кунакларына «Трактор-шоу»ны (тракторларда ярышлар) күрү, республика фермерларының эксклюзив продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Башкортстанда "Басу көннәре" зона форматында, республиканың 5 төрле районында ел саен уздырыла иде.
Фото: mgazeta.com