- Башкортстан дару үләннәре форумы - белем алмашу мәйданчыгы гына түгел, ә этнотуризмның һәм экологик юнәлешле бизнесның тотрыклы үсешенә мөһим адым да. Без һәр катнашучының табигать көчен тоеп, урындагы ресурсларның сәламәтлек һәм иминлек кыйммәтен аңлавын телибез, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Форум эшлекле программа белән ачылачак, аның кысаларында экспертлар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак: кыргый үсемлекләрне әзерләү юнәлешендә дәүләт ярдәмен ничек алырга, дару үләннәрен экспортлауга таләпләр нинди, алар заманча медицинада һәм табигый косметика җитештерүдә ничек кулланыла.
Форумның эшлекле программасы чатырда узачак. Башлану вакыты - 11:00 сәгатьтә. Катнашу ирекле.
27 июльдә “Кашкадан” паркында барысын да көтәбез.
Фото: bashinform.ru