+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2025, 08:05

Уфа “На рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтә

26 һәм 27 июльдә Уфада “На рахате” IV Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтә. “На рахате” — мунча культурасына багышланган ел саен үткәрелә торган иң зур чараларның берсе, ул Уфаның “Кашкадан” паркында уза. Программада – мәдәни, спорт чаралары, эшлекле очрашулар, фитнес-тренировкалар, осталык дәресләре, шоулар, Русиянең әйдәүче пармастерларыннан коллектив парлаулар, релаксацион практикалар һәм массаж зоналары, күбекле дискотека, гастрофестиваль һәм башкалар.

Уфа “На рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтәУфа “На рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтә
Уфа “На рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтә
Мунча керү нәрсәдән файдалы? Кан юллары никадәр яхшы эшләсә, организм да эшкә сәләтен арттыра, чыдамлырак, таза¬рак була бара. Ә канны кан юллары буйлап тизрәк йөрергә мунча мәҗбүр итә.

Йөрәк-кан юллары системасына мунча про¬цедурасының йогынтысын капиллярларның киңәюеннән белеп була. Димәк, артерияләр буйлап канның йөрүе яхшыра. Шулай итеп, кан әйләнешендәге туктап калып оеган каннар бетә, тукы¬маларга кислород килүе арта. Канның актив хәрәкәте организм¬ның эссе һәм салкын һава шартларына җайлашуы өчен дә бик әһәмиятле.

Мунчаның кан әйләнеше бозылган ке¬шеләргә дә файдасы бар. Түбән кан басымлы кешеләрдә ул кү¬тәрелә, ә башлангыч чорда гипертония белән интегүчеләр ча¬бынуны җиңел кичерә.

Мунча мускулларга һәм буыннарга гына йогынты ясап кал¬мый, үзәк нерв системасына да файда бирә. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: организмыгызны югары температурага күнектерми торып, чабынырга да, салкын бассейнда коенырга да ярамый. Шушы таләпләр үтәлмәсә, кешенең гомуми хәле начараерга, аппетиты кимергә һәм ул йоклый алмый интегергә мөмкин. Шуңа күрә чабынырга, кызу ләүкәдә озак утырырга яратучылар белән ярышырга кирәкми. Ипләп кенә, саклык белән генә моңа үзеңне күнектерергә кирәк.

Фото: vk.com/narahatefest
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас