+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июль 2025, 10:25

Радий Хәбиров Хәйдәр Вәлиевка юбилей медале тапшырды

28 июльдә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең Конституция советы рәисе Хәйдәр Вәлиевка Кырым Республикасының Русия белән берләшүенең 10 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Дәүләт эшлеклесе бүләккә Кырым Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе буенча лаек булды.

Радий Хәбиров Хәйдәр Вәлиевка юбилей медале тапшырдыРадий Хәбиров Хәйдәр Вәлиевка юбилей медале тапшырды
Радий Хәбиров Хәйдәр Вәлиевка юбилей медале тапшырды

– Хәйдәр Арслан улы озак еллар безнең республика файдасына хезмәт куя, күп еллар Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләде, – диде Радий Хәбиров. – 2014 елда ул шулай ук Кырымның Русия составына кайтуында актив катнашты, мөһим юридик функцияләр башкарды. Кырым да бу турыда онытмаган.
Хәйдәр Вәлиев үз хезмәтенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде.

- Чыннан да, моннан 10 ел элек Мин Русия Федерациясеннән күзәтүчеләр составында референдумда катнашкан идем. Ул вакытта без Радий Фәрит улы белән Симферопольдә идек, – дип сөйләде Хәйдәр Вәлиев. - Без сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узсын өчен хезмәттәшләребезгә ярдәм иттек.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас