+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июль 2025, 03:55

Яңгырлар кайчан туктый?

Синоптиклар фаразлары белән уртаклашты.

Яңгырлар кайчан туктый?Яңгырлар кайчан туктый?
Яңгырлар кайчан туктый?
Башкортстанда июль ахырына кадәр яңгырлы булачак, дип фаразлый "Башгидромет" синоптиклары.

Бүген, 28 июльдә, төбәктә урыны белән яңгыр явачак, көнчыгыш районнарда көчле. Җил төньяктан. Көндез һава +18, +23°ка кадәр җылыначак.

29 июльдә, сишәмбе көнне, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә термометр баганалары +10, +15° күрсәтәчәк. Көндез +20, +25°ка кадәр җылыта.

Чәршәмбе, 30 июльдә, һава торышы яңгырлы булачак. Төнлә термометр баганалары +12, +17°, көндез +21, +26° күрсәтәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас