+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июль 2025, 13:10

Радий Хәбиров мариларның изге урынында булды

30 июльдә Мишкә районына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мишкә авылында «Шукын кумалтыш» дигән мариларның изге әрәмәлегендә булды. Ул рухи тормышның гомум үзәге функциясен үти - монда төрле авылларда яшәүчеләр җыела.

Радий Хәбиров мариларның изге урынында булдыРадий Хәбиров мариларның изге урынында булды
Радий Хәбиров мариларның изге урынында булды

2016 елда Мари тарихи-мәдәни үзәге башлангычы һәм җәмәгатьчеләр ярдәме белән гыйбадәт кылу урынын - җир кишәрлеген ызанлау, киртәләр төзү эшләрен башкарганнар. Урындагы активистлар һәм аксакаллар гореф-гадәтләрне саклауны һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр. Мәдәният пространствосы территориясендә аеруча хөрмәт ителә торган агач - «онапа» үсә.
Республика Башлыгы Башкортстанда яшәүче мариларның үзенчәлекле урыны, йолалары һәм традицион ышанулары белән танышты. Төбәк җитәкчесе мари руханилары - карталар белән аралашты һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Бу кешелекнең иң зур байлыкларыннан берсе - бөтен матурлыгы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, дине булган халык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас