Төбәк җитәкчесе уку йортын тәмамлау белән котлады һәм дипломнар тапшырды.
- Тыңлаучыларны, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты укытучыларын һәм ветераннарын 51нче чыгарылыш белән чын күңелдән котлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең институт хокук саклау органнарының компетентлы хезмәткәрләрен әзерләүнең бай традицияләрен лаеклы дәвам итә. Сезнең чыгарылыш укучыларының профессионализмы бөтен ил буйлап югары бәяләнә.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, институтта тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операция барышында кулларына корал тотып Ватанны саклый һәм лаеклы хезмәт итә.
Әйтергә кирәк, югары уку йорты эшләгән елларда 25 меңнән артык хокук саклаучы әзерләгән, алар җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча намус белән хезмәт итә. Быел институт диварларыннан 170 яшь офицер чыга, шуларның 117се эшен республикада дәвам итәчәк, 53се - Русиянең 11 төбәгендә.
Республика Башлыгы шулай ук Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды, шулай ук Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтының уку бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Елена Кулешка югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык хезмәте өчен Башкортстанның мактаулы грамотасын тапшырды.
Фото: glavarb.ru