Урлау, талау, караклык кебек традицион җинаятьләр зыян күрүче белән җинаятьченең турыдан-туры бәйләнешен күз алдына китерә. Соңгы чорда республикада алар кими бара, әмма шул ук вакытта телефон элемтәсе һәм Интернет кулланып урлашулар саны арта. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында мошенниклыкка каршы тору мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләрен хокуксыз куллануга каршы көрәш идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рамил Төхбәтуллин журналистларның сорауларына җавап бирде.
– Рамил Раилович, соңгы чорда җинаятьчеләрнең киберкиңлеккә күчүе аеруча нык сизелә башлады. Бу уңайдан республикадагы вәзгыятьне ничек бәяләр идегез?
– 2025 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан территориясендә мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып кылынган 11400дән артык җинаять теркәлгән. 5 айда IT-җинаятьләрне кулланып урлауларның суммар зыяны 1 миллиард 456 миллион сум тәшкил иткән. Бу, әлбәттә, коточкыч зур сан.
– Җәмгыятьтә зур тизлек белән тарала барган әлеге җинаятьләр белән көрәштә нинди чаралар күрелә?
– Әлбәттә, без бу көрәшкә зур көчләр юнәлтәбез. Мәсәлән, узган елның көзендә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында кибермошенниклар белән көрәшү өчен махсус идарә булдырылды. Аның составына оператив блок, яки элеккечә әйтсәк, криминаль блок, шулай ук әлеге җинаятьләр аналитикасы һәм аларны координацияләү белән шөгыльләнүче бүлек керә.
Идарә хезмәткәрләре категориясе төрле – җинаятьчеләрне эзләү, икътисади хәвефсезлек һәм башкалар. Алар “виртуаль”, контактсыз җинаятьләр белән шөгыльләнә. Безнең инде билгеле бер уңышларыбыз бар – республикадан да, аннан читтә дә мошенниклык кылган кешеләрне тоткарлау. Безнең гражданнарга карата җинаятьләр башка төбәк гражданнары тарафыннан кылына.
– Сез аферист һәм аның корбанының портретын ничек тасвирлар идегез?
– IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрдән зыян күрүчеләр төрле категориядәге гражданнар, шул ук вакытта күпчелек очракта керемнәре аз булган кешеләр, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, пенсионерлар, шулай ук финанс инструментларының һәм билгеле бер гамәлләр кылуның, шул исәптән дистанцион банк хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә, нәтиҗәләрне белмәүче гражданнар. Алданган кешеләрнең шактый категориясе – “60+” өлкән яшьтәге кешеләр. Җинаятьченең уртача статистик “портреты“на килгәндә – ул 30 яшькә кадәрге ир-ат. Бу IT-өлкәдә яхшы әзерлекле һәм психологик алымнарга өйрәтелгән яшь кешеләр.
Быел кешеләрне ешрак Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Октябрьскийда алдаганнар.
– Алар мәкерле эшләрендә нинди алымнар куллана?
– Мошенниклар җинаятьне күбесенчә ике ысул – мобиль яки Интернет-элемтә каналлары буенча социаль инженерия һәм төрле товарлар сату-алу кулланып кыла. Аферистларның хәйләсе һәрвакыт кешегә йогынты ясау юлы белән аның эмоциональ халәтен үзгәртүгә юнәлтелгән – банкның хәвефсезлек хезмәте очрагындагы кебек, “үз акчаңны югалтудан курку” һәм “комсызлык”, инвестицияләү, товар сатып алу-сату, җиңел хезмәт хакы очрагындагы кебек.
Мошенниклык кылуның иң актуаль һәм киң таралган ысуллары арасында – инвестицияләү юлы белән “хезмәт хакы”; чит илгә санкцияләнмәгән күчерүләрдән акча саклау сылтавы; янәсе, “дәүләт хезмәтләре” сервисын вату, яки аны куллану; “сим-карта”ның гамәлдә булу срогын” озайту; мошенниклар элек урлаган акчаларны кире кайтару сылтавы; “бәлагә юлыккан туган” схемасы буенча алдау. Гражданнарны алдау өчен җинаятьчеләргә мобиль элемтә, банк счетлары һәм курьерлар кирәк.
– Мондый җинаятьләр саны артуны санлы даирә үсеше белән бәйләргә кирәктер?
– Чыннан да, элек мондый афералар булмады, чөнки Интернет, мессенджерлар, социаль челтәрләр юк иде. Хәзер боларның барысы да мөмкин, бу уңайлы. Кешеләр заманча элемтә чараларыннан актив файдалана. IT-җинаятьләрне киметү өчен профилактик чаралар кирәк. Моның белән көрәшергә кирәк.
– Мошенникларның хәйләсенә эләкмәс өчен таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә кирәк. Әмма еш кына без кирәкле шалтырату түгелме икән дип, трубканы алабыз шул.
– Әгәр җавап бирсәгез, сүз акча турында бара икән, трубканы шунда ук куегыз, сөйләшүне дәвам итмәгез, смс буенча килгән кодларны хәбәр итмәгез, билгесез сылтамалар буенча күчмәгез, виртуаль керемнәргә өметләнмәгез. Хәтта аларның мошенниклар икәнен аңлап та, алар белән кызыксынып “уйнап” алырга кирәкми. Кайберәүләр хәвефсезлек мәсьәләләренә бик үк игътибар бирми. Катлаулырак парольләр уйлап табарга, социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга ике факторлы аутоинтефикация куярга киңәш итәбез. Әйе, бу бик уңайлы түгел, ләкин бу ватулардан һәм санкцияләнмәгән үтеп керүләрдән коткара. Телефонны контактларда язылмаган таныш булмаган номерлардан шалтыратулар булмаслык итеп көйләгез. Корбаннан башка еш кына, мошенниклык гамәлләрен башкарып булмый. Нәкъ менә корбан үзе смс буенча килгән кодны әйтә һәм аферистка алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Уяу булырга һәм шәхси мәгълүматларыңны әйтмәскә кирәк.
Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм банк хезмәткәрләре мессенджерлар аша шалтыратмый һәм акча күчерүне таләп итми. Теләсә нинди шикле шалтыратулар – кичекмәстән трубканы куярга һәм рәсми учреждениегә шалтыратырга сәбәп.
Мошенниклар үзләрен теләсә кем дип атарга мөмкин. Бернинди сылтау белән дә акчагызны “имин” счетларга күчермәгез. Исегездә тотыгыз, бернинди “хәвефсез счетлар” да юк! Якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, мошенниклык мисаллары турында мөмкин кадәр ешрак сөйләгез һәм аферистларга сезне алдарга юл куймагыз!
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.