Башкортстан Башлыгының икенче указы белән Зөһрә Гордиенко Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасыннан үз теләге белән азат ителде.
Белешмә:
Верещагина Светлана Михайловна 1982 елның 10 февралендә Күмертау шәһәрендә туган. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясен, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2004 елда «Башкортстан тимер юл банкы»нда башлый.
2005-11 елларда коммерция оешмаларында төрле вазыйфаларда эшләгән.
2011-13 елларда - Бөре районы хакимиятенең икътисади үсеш, сәнәгать һәм инвестицияләр бүлегенең баш белгече.
2013-14 елларда – Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының сәүдә кооперациясе һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне координацияләү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты.
2014-16 елларда - Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре координациясе бүлеге башлыгы урынбасары.
2016-17 елларда - Башкортстан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының контроль чаралар бүлеге башлыгы урынбасары.
2017-20 елларда - Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгының инвестицион эшчәнлек идарәсенең инвестицион үсеш бүлеге башлыгы.
2020-22 елларда - Башкортстанның «Сөт кухнясы» предприятиесенең гомум һәм оештыру мәсьәләләре буенча директор урынбасары.
2022-24 елларда - Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары.
2024-25 елларда - Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион эшчәнлек министры урынбасары.
Фото: glavarb.ru