Подряд оешмасы гамәлдәге юл өслеген һәм бетон катламын сүтәчәк, күпернең катламнарын тергезәчәк, көйләү корылмаларын һәм суүткәргечләр системасын төзекләндерәчәк, яңа деформация җөйләре урнаштырачак һәм күперне төзекләндерү элементларын алмаштырачак. Эшләр бәйрәм һәм ял көннәрендә дә тукталмыйча, тәүлек буе үткәреләчәк.
- Эшләрне башкару өчен юлчылар юлүткәргечтәге хәрәкәтне чиратлап ябачак. Монда берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Зубоводан Уфага килүчеләр юлүткәргечнең бер полосасы буенча хәрәкәт итә алачак. Аэропорт ягыннан килгән машиналар Р-240 «Уфа - Ырынбур» һәм М-5 «Урал» трассалары киселешендә транспорт чишелешенә кадәр барып җитәргә, төп юлдан Зубовога борылырга һәм узарга тиеш була. Уфа ягыннан Зубовога баручылар өчен үзгәрешләр булмаячак, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Барлык эшләрне төгәлләү һәм юлүткәргечтә ике полоса буенча хәрәкәтне 15 октябрьгә кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru