“БСК”да Андрей Назаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Фикер алышуда, шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов, Башкортстан прокуроры урынбасары Андрей Маркин, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Головко, республика буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Анна Казак, Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмиль Шәймәрданов, шулай ук медицина учреждениеләре вәкилләре һәм “Башкортстан сода компаниясе” җитәкчеләре катнашты.
Утырышта хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү һәм потенциаль янауларны булдырмау буенча күрелгән чаралар каралды. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре вакыйга урынына оператив килеп җиткән, уртак көчләр белән инцидентның нәтиҗәләрен локальләштерү һәм бетерү буенча барлык кирәкле чаралар кабул ителгән.
Тирә-юньдә әйләнә-тирә мохит сыйфатына даими контроль оештырылды.
- Хәлне Башкортстан Башлыгы махсус контрольдә тота. Без киләчәккә нәтиҗәләр ясарга һәм мондый хәлләрнең кабатлануына юл куймаска тиеш, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Утырышта катнашучылар зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге торышына аерым игътибар бирде. Алар барысы да һәлакәт урынында кирәкле беренче ярдәмне алды һәм кичекмәстән медицина учреждениеләренә җибәрелде.
Комиссия утырышыннан соң төбәк Премьер-министры дәваханәдә булды, зыян күрүчеләрне шәхсән үзе карап чыкты, анда аларны урнаштыру шартлары белән танышты.
- Зыян күрүчеләргә максималь ярдәм күрсәтелергә тиеш. Шулай ук гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Алар өчен бу зур стресс булды, шуңа күрә аларга әхлакый яктан ярдәм итәргә, консультацияләр үткәрергә кирәк.
Без мөмкин булган янауларны булдырмас өчен әйләнә-тирә мохит мониторингын үткәрәчәкбез. Вәзгыятьнең контрольдә булуын белеп, шәһәр халкы үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итсен, - дип белдерде Андрей Назаров очрашу вакытында.
«БСК» җәмгыятенең башкарма директоры Александр Пименов ассызыклаганча, компания дәвалау, тернәкләндерү һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тергезү белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә ала.
Хокук саклау органнары һәлакәтне җентекләп тикшерә.
Фото: pravitelstvorb.ru