"БСК" Стерлитамакта гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүчеләргә 3 млн сумга кадәр түләячәк. Бу хакта “Башкортстан сода компаниясе” производствосында булган гадәттән тыш хәл буенча брифингта “БСК” җәмгыятенең башкарма директоры Александр Пименов хәбәр итте.
"Бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез. Һичшиксез, барлык зыян күрүчеләр тулы ярдәм алачак, дип әйтәсем килә. Компания дәвалау, тернәкләндерү һәм алга таба зыян күрүчеләрнең сәламәтлеген тергезү белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Хәзерге вакытта алар дәвалау өчен кирәк булган бөтен нәрсә белән тәэмин ителә", - диде Александр Пименов.
Дәваханәдә "БСК" профсоюз оешмасы рәисе кизү тора, кирәк булганда ул барысын да оператив рәвештә сатып ала һәм илтә.
"Матди һәм әхлакый, шулай ук гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү өчен тулы компенсация биреләчәк. Һәр зыян күрүче белән шәхси план эшләнәчәк. Без барлык зыян күрүчеләргә компенсация түләүне гарантиялибез. Түләү суммасы инде билгеләнгән, күләме - сәламәтлеккә зыян салыну дәрәҗәсенә карап, 3 млн сумга кадәр», - дип ассызыклады «БСК»ның башкарма директоры.
Ул, шулай ук, химпредприятие югары куркыныч объекты булып тора, дип өстәде һәм килеп чыккан хәлгә үкенүен белдерде, киләчәктә мондый инцидентларны булдырмас өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.
Фото: bashinform.ru