+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 август 2025, 04:47

Басу батырларының җиңнәре сызганулы!

Кушнаренко районыныж “Ханэ” хуҗалыгында иген уруны аерым ысул белән алып баралар

Валерий Тюрин һәм Михаил Никонов йөгәнләгән ике “Нива-эффект” комбайны чабылган тезмәләрне суктыра. Кыр кораб­ларының берсе туктап, сигнал бирә, димәк, бункеры тулган. Ба­су читендә көтеп торган үзбушаткыч машина яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә ашыга. Якында гы­на механизатор Александр Десяткин “Беларус”та саламны төргәкләргә җыя. Яшь игенче Алексей Никонов исә, әзер рулоннарны фер­ма ихатасына ташып, өеп бара. Аның тракто­ры төяү өчен махсус “сәнәк” белән җиһаз­лан­дырылган, арбасы да шуңа яраклаштырылган.

Хуҗалыктагы барлык эшләр дә төгәл оештырылган, алар комплекслы алып барыла.

– Уңыш җыюга күптән түгел генә тотындык. Иген уруны аерым ысул белән алып барабыз. Бу эшне тәҗрибәле механизаторга, намуслы хезмәткәр Валерий Тюринга ышанып тапшырдык. Яхшы игеннәр үстердек, уңышы сөендерә. Гектардан уртача 40 центнерга якын төшем алына, – ди хуҗалык җитәкчесе Эрик Амирян.
Николай Десяткин һәм Раил Хәйруллин идарә иткән машиналар басу – ындыр табагы маршрутында хезмәт сала.
Ындыр табагында да ашлык кабул итүгә барысы да әзер. Яңа уңыш басудан кайту белән “ЗАВ-20” ашлык тазарту агрегатына салына. Машинист Владимир Плотников үз эшен яхшы белә: аның карамагындагы агрегат һәрвакыт төзек һәм әзер.

Уңыш исәбен алып бару, аны урнаштыру эшен келәт мөдире Сәгыйть Сәхапов гамәлгә ашыра.

Хуҗалык игенчеләренең арпа, бодай, борчак, карабодай басуларын урып-җыясы бар әле. Уҗым культуралары өчен 100 гектардан артык пар җирләре эшкәртелде.
Уңыш җыю оешканлык белән башланды, шуңа да “Ханэ” җәмгыяте хезмәткәрләренең кәефе күтәренке, һәркайсысының җиңнәре сызганулы.

Альберт ВӘЛИЕВ.
Кушнаренко районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас