4-10 августта Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы халыкның төрле сораулар буенча 6117 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атна белән чагыштырганда, шәрехләр саны 488гә арткан.
Иң күп хәбәр – юллар буенча (1437). Еш кына чокырларга зарланганнар (332), юл чатларын ремонтлауны сорыйлар (326). Юллар төзелеше буенча – 130, күперләрне ремонтлау буенча – 86, тротуарларны төзекләндерү буенча 51 мөрәҗәгать килгән. Иң күп хәбәрләр Уфа һәм Туймазыдан.
Төзекләндерү темасы – икенче урында (1151). Ешрак яшел куакларны карау-тәрбияләү буенча язалар (218). Бу мәсьәлә буенча иң күп комментарийлар Уфа, Октябрьский, Салават шәһәрләрендә яшәүчеләрдән килгән. Шулай ук, җәмәгать урыннарын төзекләндерү (133), чүп-чардан арындыру (69) буенча хәбәрләр теркәлгән. Тагын халык ишегалларындагы чокырларга (51) һәм балалар мәйданчыкларындагы конструкцияләрнең торышына (42) зарланган.
Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык темасы (1062). Иң күп мөрәҗәгатьләр кайнар яисә салкын су белән тиешенчә тәэмин ителмәү (347) һәм су белән тәэмин итү системасындагы аварияләр турында (104). Шулай ук, халык идарәче компанияләргә (58) зарланган һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча сораулар биргән (50).
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынган.
Уфаның Киров районы Искино авылында мәдәният йорты янындагы тукталыш павильонын алмаштырганнар. Иске тукталышның яраксыз хәлгә килүе турында биредә яшәүче кеше социаль челтәрләрдә язган. Комментарийны июль ахырында Башкортстан белән идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән.
Киров районы хакимияте әлеге хәлне эшкә алган, 7 августта павильон тулысынча алмаштырылган.
Межгорье шәһәренең Үзәк мәйданында баскычка өстәмә тоткалар урнаштырганнар. Бу эш биредә яшәүче хатын-кыз үтенече буенча башкарылган, ул бу хакта социаль челтәрләрдә ел башында ук язган булган. 30 июльдә хатынга баскычта өстәмә тоткалар урнаштырылуы турында хәбәр иткәннәр.
Дуван районының Мәсәгуть авылында Бакча, Беренче Май, Октябрь урамнары буенча юллар бу төзелеш сезоны ахырына кадәр ремонтланачак. Инде җаваплы оешмалар ачыкланган, алар белән контракт төзелгән. Озакламый подрядчылар эшкә керешәчәк.