+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Августа 2025, 05:55

Кабакка су кирәк!

Кабак авылында берничә ел дәвамында су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен торды – аеруча җәй айларында авыл халкы сусыз интегә иде. Моның сәбә­бе бер – авыл үсә, зурая, ә суүткәргеч челтәрләре шул килеш кала, өстәвенә, искерә дә.

Кабакка су кирәк!Кабакка су кирәк!
Кабакка су кирәк!
Хәлне тотрыкландыру өчен узган елда район хакимияте җитәкчелеге суүткергечләрне ремонтлау буенча карар кабул итте. Моның өчен бюджеттан 5 миллион сум акча бүленде. Бу акча 2 километрга якын тимер торбаларны заманча һәм күпкә озаграк хезмәт итә торган пластикка алмаштырырга мөмкинлек бирде.
Шул ук вакытта торбаларның диаметры да арттырылды – алар хәзер 225 миллиметр тәшкил итә. Бу исә югалтуларны киметергә дә мөмкинлек бирде. Барлык эшләрне “Дубрава” җәмгыяте башкарып чыкты.
Кабак авылында су мәсьәләсе тулысынча хәл ителсен өчен тагын 600 метрга якын су челтәрендә шундый эшләр башкарырга кирәк. Монысы киләсе ел планына кертелде.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас