

ПРОЕКТТА НИЧЕК КАТНАШЫРГА?
1. Барысы да гади. Катнашуның инициаторы укытучы, ата-аналар һәм балалар үзләре булырга мөмкин: сыйныфтан аерым чәчәк бәйләме урынына берәр чәчәк китерергә килешәсез, яки һәр укучы берәр чәчәк китерә һәм алар барысы бергә зур чәчәк бәйләменә җыела.
2. Әгәр карар кабул ителгән икән, форманы сайтта тутырыгыз: dvc.ufahospice.ru/
3. Янга калдырылган акчаларны Уфа хосписы карамагындагыларга ярдәмгә күчерегез, алар — бөтен Башкортстаннан онкология, генетик һәм неврологик авырулы 300дән артык бала.
Сезнең ярдәм белән, авыру булуга карамастан, балачак дәвам итсен өчен, аларга кирәкле җиһазлар һәм азык-төлек сатып алыначак.
4. Иганә сыйныфтан гомум булырга яисә һәр гаиләдән аерым ясалырга мөмкин — сезгә ничек уңайлырак.
5. 21-31 августта хоспис стационарыннан алдан шалтырату буенча катнашучы пакетын алыгыз. (Пакет үз эченә түбәндәгеләрне ала: укучыларга кием-салым наклейкалары, Рәхмәт хаты, укытучыга открытка, гомум чәчәк бәйләме өчен тасма. Яки электрон почтага мөстәкыйль бастыру өчен макетлар алырсыз).
6. Социаль челтәрләрегездә линейкага әзерлек фотолары белән уртаклашыгыз. «Чәчәкләр урынына балалар» акциясендә катнашуыгыз турында сөйләгез. Моны 1 сентябрьдә түгел, ә дусларыгыз илһамлансын һәм, бәлки, сезгә кушылсын өчен иртәрәк эшләргә кирәк. Шулай булгач, сезнең ярдәмегез берничә тапкыр артачак!
Уңайлылык өчен dvc.ufahospice.ru / сайтына сылтама беркетегез һәм социаль челтәрләрдә хоспис аккаунтларын билгеләгез. Хештеглар: #вашапомощьнезавянет #детивместоцветов #уфимскийхоспис
7. 1 сентябрьдә укучыларның киемнәренә наклейкалар беркетегез һәм яраткан укытучыгызны бәйрәм белән котлагыз, букетка ата-аналар һәм балалар теләкләре язылган тасма һәм открытка өстәгез. Һәм, әлбәттә, Уфа хосписы аккаунтларын билгеләп, 1 сентябрьдән үз социаль челтәрләрегездә бәйрәм фотосурәтләрен бастырыгыз.
Барлык сораулар буенча Уфа хосписы фандрайзерларына мөрәҗәгать итеп, Руфина (8-927-237-98-52) һәм Галина (8-917-789-34-4) белән элемтәгә керә аласыз.