Тәүдә Яңа Солтангол авылы да аның карамагында булган. Унбиш ел элек ул авылда тормыш тукталган. Ә өч ел элек Бигелде почтальоны Мәүлия Габсәләмова хаклы ялга туктагач, ул авыл халкын хезмәтләндерүне дә Фәдиләгә йөклиләр.
Сынатмый ул. Атнаның пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә ерак юлны җәяүләп үтеп, авыллар халкына гәзит-журналлар китерә, ай саен кулланылган электр энергиясе, газ ягулыгы өчен түләүләр кабул итә. Почта элемтәсе хезмәткәрләре авыллар халкына тиз бозылмый торган азык-төлек, көнкүреш химиясе, башка кирәк-яраклар да тәкъдим итә.
– Халык яратып алдырган басмаларын таратыласы көнендә көтә. Шуңа гәзитләрне шимбә таратып чыгарга тырышам, пәнҗешәмбене көтмим. Гомер буе алдырган гәзиткә әле дә тугрылык саклаучы абый-апалар бар авылларда. Почта хезмәте минем өчен ят булмады. Әнием Асия Әюпова 20 елга якын почтада эшләп, хаклы ялга чыкты. “Балтач таңнары” гәзитен иң күп таратучы буларак, баш мөхәррир Рөстәм Вәлиевтан кабул иткән Рәхмәт хатлары әле дә гаилә архивында саклана. Иске Янбай почта бүлекчәсе начальнигыннан бик уңдык. Уразай авылыннан йөреп эшләүче Флидә Галимова да бик ярдәм итә, – ди Фәдилә Хаҗиуллина.
Бу төбәктә район гәзитен, “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрен озак еллар дәвамында өзлексез алдыручылар бар. Урындагы хәбәрләрне абунәчеләр район басмасыннан укып белсә, “Кызыл таң”да республика яңалыклары, файдалы киңәшләр, көнүзәк темаларны тирән яктыртучы сәхифәләр күпләрнең күңеленә хуш килә.
– Электән язылучы кешеләр, матбугат басмаларына подписка чоры башлану белән языла. Солтанголдан Рузалия апа Рәфыйкова, Чокалыдан Илдар абый Факиев, Гүзәл Арсланова, 85 яшьлек Асия Әюпова, Рузалия апа Дәүләтшина, Бигелдедән Миңнур апа Баһаветдинова, Рәфинә Фазлыева, Әнвәр абый Зиннуров, Илһам Исхаков, Фәһим Шакиров, Ридат Закиров, Әлфия Сәетова, Илшат Шәйхетдинов, Мәүлидинә Хәйруллина, Рәдиф абый Галиуллин гаиләләре яраткан басмалары белән бәйләнешләрне гомер буе өзми, аның һәр санын көтеп алып, кат-кат укып бара, – ди уңган хат ташучы.
Почта хезмәткәрләренә товар сату, башка төр хезмәтләр күрсәтү буенча зур планнар бирелә. Анысын да үтәргә тырыша Фәдилә Хаҗиуллина. Иң мөһиме – аны һәр авылда, һәр өйдә көтеп алалар. Аңардан яхшы хәбәрләр генә өмет итәләр һәм “Үзебезнең Фәдилә” дип торалар!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.