+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 август 2025, 12:45

Башкортстан Хөкүмәте һәм ДОСААФ хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Армиягә, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) рәисе Денис Добряков белән очрашты.

Башкортстан Хөкүмәте һәм ДОСААФ хезмәттәшлек турында килешү төзеделәрБашкортстан Хөкүмәте һәм ДОСААФ хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр
Башкортстан Хөкүмәте һәм ДОСААФ хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Көн тәртибендә - ДОСААФның төбәк бүлеге эшчәнлеге, яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр.

Республика Башлыгы төбәктә ДОСААФның көчле командасы эшләвен ассызыклады.


- Бездә хәрби хезмәткә әзерлек яхшы оештырылган. Без "Патриот" хәрби-патриотик паркын актив үстерәбез, аның филиал челтәрен киңәйтергә планлаштырабыз. Безнең бурыч - өлкән сыйныф укучыларының һәркайсы анда биш көнлек курслар уздыру, - диде Радий Хәбиров. - Без киләчәктә уртак эшкә, яңа үсеш нокталары буенча фикер алышуга әзер.

Денис Добряков оешма белән хезмәттәшлек буенча төбәкнең эшен югары бәяләде.


- Республикада ДОСААФ эшчәнлегенә зур игътибар биргәнегез өчен рәхмәт. Һичшиксез, башка төбәкләрне сезнең иң яхшы практикагыз белән таныштырачакбыз, - дип билгеләде Денис Добряков.

Очрашу кысаларында Радий Хәбиров һәм Денис Добряков Башкортстан Хөкүмәте һәм ДОСААФ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ хәрби-патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә әзерлек, хәрби исәпкә алу белгечлекләре буенча белем бирү, физик культураны үстерү, хәрби-гамәли, спортның адаптив төрләре һәм башка юнәлешләрдә уртак эш алып баруны күздә тота.

Моңа кадәр Башкортстан Хөкүмәтендә ДОСААФның эшчәнлеге турында атналык оператив киңәшмәдә төбәк бүлеге рәисе Игорь Нурмөхәммәтов хәбәр иткән иде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас