+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 август 2025, 09:56

Китапханәләр "Армия мәдәнияте көннәре”нә җаваплы әзерләнгән

Русия Оборона министрлыгы проекты бөтен республиканы колачлады. Башкортстанның барлык почмакларында 22-27 августта 300гә якын чара уза.  

Китапханәләр "Армия мәдәнияте көннәре”нә җаваплы әзерләнгәнКитапханәләр "Армия мәдәнияте көннәре”нә җаваплы әзерләнгән
Китапханәләр "Армия мәдәнияте көннәре”нә җаваплы әзерләнгән

Китапханәләрнең үз программасы. Мәсәлән, Чишмә районы китапханәләрендә фашист концлагеренда һәлак булган җәлилчеләрне искә алдылар. Бу көнне биредә китап күргәзмәләре һәм әдәби әңгәмәләр уза. Мөхтәрәм кунаклар арасында — Чишмә районы кешесе, концлагерь тоткыны, фашизмга каршы шагыйрь Рәхим Саттарның оныгы Лилия дә бар. Ул китапханәгә үзенең автографы белән истәлекле китаплар бүләк итте.

- Без якташыбыз Рәхим Саттарны уникенче җәлилче дип саныйбыз. Китапханәбез диварында — истәлек тактасы, шагыйрьнең иҗаты буенча әсбаплар чыгарабыз, ел саен район укучылар конкурсында аның шигырьләре яңгырый, — дип сөйләде Чишмә район китапханәсе хезмәткәре Гүзәл Фәйзуллина.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Армия мәдәнияте көннәре”ндә Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер китапханәләрнең әһәмиятен ассызыклаган иде. Аның сүзләренчә, бүген алар тарихи дөреслекне саклау буенча махсус миссия үти.

Шулай ук республиканың барлык район һәм шәһәрләрендәге китапханәләрдә фестиваль кысаларында квестлар, конкурслар, күңел ачу чаралары һәм патриотик очрашулар уздырыла. Мәсәлән, Баймак үзәк авылара китапханәсендә урыс һәм башкорт телләрендәге тематик хикәяләр конкурсына йомгак ясалды. Эшләрне Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы Зөлфирә Казакбаева бәяләде.

Яңавыл үзәк район китапханәсе «Җиңү байрагы» дигән квест-уен әзерләгән. Урындагы оешмалар хезмәткәрләре кергән командалар автоматларны сүтеп-җыйды, каршылыклар полосасын үтте, хәрби званиеләрне аерды, хәрби темага викторина сорауларына җавап бирде.

Иртәгә, 26 августта, Яңавыл Мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе тактик беләзек ясау буенча осталык дәресе үткәрәчәк. Ә Чакмагыш авылының үзәк китапханәсе 27 августка район хәрби комиссары Ә. Х. Хәбиров белән очрашу планлаштырган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас