+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Августа 2025, 09:17

Уфага “Җиңү" орденын алып килделәр

Бу - Башкортстанның Милли музеенда «Мәдәният Армиясе» күргәзмәсенең иң кыйммәтле, сирәк экспонатларының берсе. Экспозиция "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында җәелдерелде.  

Уфага “Җиңү" орденын алып килделәрУфага “Җиңү" орденын алып килделәр
Уфага “Җиңү" орденын алып килделәр

«Җиңү» ордены Русия Кораллы Көчләренең Үзәк музее тарафыннан бирелде. СССРның югары хәрби ордены сугышчан операцияләрне уңышлы уздырган өчен командирларга тапшырылган. Барлыгы - 20 бүләкләү һәм 17 орден кавалеры (өчесе ике тапкыр бүләкләнгән). Музейда биш «Җиңү» ордены саклана: икесе — Георгий Жуков, шул кадәр үк — Александр Василевский орденнары һәм Родион Малиновский бүләге. Аларның берсен Башкортстан Милли музеенда 27 августка кадәр — "Армия мәдәнияте көннәре"ндә генә күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә, шулай ук, Кораллы Көчләрнең Үзәк музее җыелмасыннан Җиңү байрагының күчермәсе, артистларның сәхнә костюмнары, бүләкләр, билгеләр һәм «Мәдәни фронт»тагы казанышлар турында сөйләүче башка әйберләр тәкъдим ителгән.

— Бу көннәрдә безгә килүчеләр бигрәк тә күп, элек тә аларга кытлык булмаса да, - ди музейның Тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лиса Рамазанова. — Русия шәһәрләреннән — Воронеж, Тула, Ырынбурдан кунаклар бик күп. Урта яшьтәге кешеләр, яшьләр, мәктәп укучылары килә. Барысы да җанлы кызыксыну белән экспонатларны карый.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас