+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2025, 04:39

«Армия мәдәнияте көннәре» дәвам итә

Октябрьскийда Русия Оборона министрлыгы иҗат коллективлары — А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле, Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасының чираттагы концерты булачак.  

«Армия мәдәнияте көннәре» дәвам итә«Армия мәдәнияте көннәре» дәвам итә
«Армия мәдәнияте көннәре» дәвам итә

Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле - үз программасын Салаватта, ә «Рубин йолдызы» фронт иҗат бригадасы концерт белән Уфада, сугыш ветераннарының Республика клиник госпиталендә чыгыш ясаячак.
Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында Башкортстан хәрби хезмәткәрләре һәм журналистларының Ирина Лосик (журналист, «Звезда» телеканалы тапшыруы алып баручысы, «Наследники победителей» мәдәни-тарихи хәтерне саклау фонды президенты) катнашлыгында очрашу узачак.

«Салават токымнары чигенмәячәк!" спектаклен күрсәтү" З. Буракаева пьесасы буенча Х. Үтәшев куелышында Башкорт академия драма театрында күрсәтелә.

Уфаның Совет мәйданында «Геройлар вакыты» IV Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының Зур концерт-ярымфиналы узачак. Фестиваль кунаклары алдында ярымфиналчылар, Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясаячак.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас