Районда узачак “Иң төзек йорт” бәйгесе алдыннан Түбән Карыш авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Рита Хаҗимәрданова озатуында без Чуртанлыкүл авылына килдек.
Үтә дә тыйнак кеше булып чыкты хуҗабикә. Үзен гәзиткә язарга теләвебезне ишеткәч, тәүдә риза да булмады. Үзе яшәгән авыл биләмәсе данын яклап, район бәйгесендә катнашырга да авырлык белән күндергән аны авылдашлары. Чөнки Римма апаның бу шөгыле аның яшәү рәвешенә әйләнгән һәм бу мавыгуы тормышының аерылгысыз өлеше хәзер.
Аның йортында нинди генә гөлләр юк?!
– Георгиннарым күп, 123 төрен үстерәм, лилияләрем 103 төрле иде. Узган елгы салкыннар харап итте. Тулы плантация чәчәкләрем салкыннарда өтелгәч, быел бакчама бәрәңге утырттым. Флокслар һәм камышсыман лилияләрем калды, – дип үзенең мавыгулары белән таныштырды безне ул.
Һәрвакыт яңалыкка омтыла ул. Аллы-гөлле розаларына иптәшкә быел җиде төп штамбовый розалар да алып кайткан. Алар беренче бутоннарын чыгарган да инде.
Гортензияләр дә яраткан хуҗабикәне. Купшы чәчәкләре белән сөендереп утыралар. Ә монда петунияләр! Аларның ниндие генә юк?! Алиссум, колеуслар, каллының уннан артык төре “Безне дә күрегез!” – дип балкып утыралар.
Асылмалы канәферләр, кына, тамчы гөлләре, бегония, яран гөл – барысы да тәртип белән утыртылган, һәммәсенең үз урыны бар.
Ә менә ике төрле бегониясе чын мәгънәсендә таң калдырды безне.
Белликония Эйприкот Блаш – ампель бегониясенең яңа төре икән. Яздан көз ахырына кадәр өзлексез чәчәк ата. 30-40 сантиметр озынлыктагы, ачык яшел яфраклы һәм 8-10 сантиметр диаметрлы искиткеч чәчәкләр каскадлары булган, бегония өчен гадәти булмаган киртләч формалы, озын, асылынып торган нәфис, салынып төшүче бәбәкләр хасил иткән гөл ул. Белликонияләр тиз үсә, бүлбе ясамый, сабагын кисү юлы белән үрчи – бу хакта Римма Рәшит кызыннан ишетеп белдем.
Утыз биш сутый җир мәйданын карап, тәрбияләп гөл-бакчага әйләндерү һәм шул тәртипне еллар буе саклау ансат эш түгел. Җәйләргә алмашка килгән салкын көз, кыш айларында бу кадәр гүзәллекне җыярга, урнаштырырга да кирәк бит әле!
– Баштагы елларда тамырларын казып алып базга кертә идем. Хәзер иркен итеп гараж төзеттем. Астына кар базы ясаттым. Шунда урнаштырам, – ди уңган бакчачы.
Римма ханымның бу шөгыльгә кайдан килүе дә кызыксындырды.
– Гаиләбез белән Себердә яшәдек без. Әнинең вафатыннан соң йортны ташламадык. Пенсиягә чыккач та, кышка яшәгән җиребезгә барып эшләп, җәйләрен авылга кайтып йөрдек. Егерме өч яшендә бердәнбер улымны югалтканнан соң шәһәрдә яши алмадым. Кайгыдан акылдан язар чиккә җиттем һәм эшемнән җибәрүләрен сорап гариза яздым. Шунда иң якын ахирәтем үзенең акыллы киңәшен бирде: “Римма, яраткан шөгыль тап. Күңелеңә яткан мавыгу барын да оныттыра, авыр кичерешләрне тарата...” Аның киңәшен тотып, туган якка кайттык. Күп тә үтмәде, иптәшем дә вафат булды...
Шуннан соң бар булмышын матурлык булдыруга багышлый ул. Бакча үстерә, йорт-курасын яңарта, өен курчак өе кебек итеп ремонтлата. Сарай, утын абзарын сүтеп, алар урынында чәчәкләр түтәле ясый. Зур мәйданда тәртип, матурлык булдыру күп көч таләп итә. Римма Рәшит кызына читтә яшәгән туганнары да ярдәмләшә. Ә күпчелек эшне үзе башкара.
– Кызлар! Әгәр дә теләгегез бар икән, иренмәгез, чәчәкләр үстерегез. Чәчәкләр үстерү – үзе бер юаныч ул. Шуларга карасаң, кайгылар онытыла. Яраткан шөгылем миңа үз-үземә бикләнеп, авыр кичерешләрне яңартып, елап утырырга форсат бирми. Тормыш, яшәү дәвам итә! – дип үзенең киңәшләрен дә җиткерде Римма Рәшит кызы.
* * *
Тозлыбин авылында яшәүче хезмәт ветераннары Светлана һәм Радик Кәлиевлар исә “Иң төзек йорт” район бәйгесендә Көнтүгеш авыл биләмәсе данын яклый.
Әлегә кадәр районда үзләрен бик белдереп бармаган бу гаиләдә кунакта булып, үзләре белән якыннан танышып кайттым. Светлана Ильинична – Мишкә авылы кызы, Радик Сәлахетдин улы Тозлыбин авылында туып-үскән.
Хезмәт еллары ерак Когалым шәһәрендә үткән аларның. Светлана ханым Йошкар-Ола шәһәрендәге Марий дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 37 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Радик Сәлахетдин улы Төмән шәһәрендәге нефть-газ универ-ситетының автомобиль факультетын тәмамлап, гомерен нефть тармагына багышлаган.
Ике бала тәрбияләп үстереп, хаклы ялга чыккач та яраткан эшләрендә хезмәт сала Кәлиевлар. Гомер көзләрендә туган якларына кайтып төпләнергә карар итәләр. Тәүдә Бөре шәһәрендә фатир сатып алалар. Аннары Радик Сәлахетдин улының туган авылында кирпечтән өй төзиләр. Аны төзеп бетергәннән алып, ел саен апрельдән октябрьгә кадәр Тозлыбинда яшиләр. Бакча, кош-корт үстерәләр.
– Әлбәттә, чәчәкләр үстерү дә хезмәт ул. Зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Миңа ошый. Бакчамда иртә яздан пионнарның дүрт төре шау чәчәккә күмелә. Сиреньнәрем дә чәчәк ата башлады. Аеруча яратып үстергән чәчәкләрем – лилияләр. Аларны бигрәк яратам. Күп төрләрен үстерәм, хуш исләренә, күзнең явын алырлык гүзәллекләренә гашыйкмын. Аларны үстерү серләрен әле дә өйрәнәм. Күп укыйм. Петунияләргә мәхәббәтем дә көчле. Аларның сигез сорты йортымны бизи, – дип гөлләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты хуҗабикә.
Без бала чакта авыл әбиләренең тәрәзә төпләрендә яратып үстергән бакыра гөленең (петуния) хәзер нинди генә сортлары, төсләре юк! Кәлиевлар йортында асылмалысы, “тайдл” дигән сорты игътибарны җәлеп итте. Савытлар өстен каплап алып, тирә-якка нур чәчә алар. Тимгеллеләре дә, бер төсле генәләре дә бар. Ап-ак, сары төслеләре күңелдә аеруча якты хисләр уята.
– Гел карап, тәрбияләп торам. Вакытында су сибү генә түгел, ашламалар белән тукландырырга да кирәк аларны, – ди уңган хуҗабикә.
Үтә дә нәзакәтле петунияләрнең үзе яратып үстергән сортларының үсентеләрен Светлана ханым ел саен сатып ала икән. Һәммәсен аерым савытларга утыртып җыя.
Чәчәкләрдән тыш та мәшәкатьләр җитәрлек ихатада. Иртә өлгерә торган һәм салкын көзләргә кадәр җиләк бирүче кура җиләк, бакча җиләге, карлыган, крыжовник, чия уңышын җыеп эшкәртеп куйган да инде Кәлиевлар. Яшь алмагачлар утыртканнар. Тиздән алар да уңыш бирә башлар. Әлбәттә, бәрәңге, вак кабак, кишер, суган, сарымсак, башка яшелчәләр дә – һәммәсе уңган быел.
– Әлегә кадәр кыш айларын Бөре шәһәрендә үткәрә идек. Хәзер Тозлыбинга да табигый газ килде. Өебездә шәһәр шартлары булдырылды. Юллар төзек. Бәлки, быел кышны да авылда үткәрербез әле, – дип сөенечләре белән уртаклашты алар. – Авыл һавасына җитәме соң! Ишегалдындагы чатырда күмер самавырыбызны чыжлатып, чөкердәшеп чәй эчүгә ни җитә?!
Матур яшәргә берни дә комачауламый. Теләк һәм сәламәтлек кирәк. Әлбәттә, тырышлык, түземлек, сабырлык дип өстәргә дә кирәктер. Бу сыйфатлар Кәлиевларда җитәрлек. Аларның максаты бәйгедә җиңү түгел, үзләре үрнәгеңдә матур тормышка өндәү! Бәйгедә катнашырга теләк белдергән Кәлиевларга иҗади карашлары һәм матурлыкка булган мәхәббәтләрен башкалар белән уртаклашырга омтылулары өчен ихлас рәхмәт. Аларның үрнәге илһамландыра һәм гади генә әйберләрдә матурлык күрергә өйрәтә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.