

Яшь парны урындагы ЗАГСта каршы алдылар. Яугир ялга кайткан һәм сөйгәненә өйләнгән.
Ир белән хатын махсус операциянең тиз арада тәмамлануына өметләнүләре һәм озак, бәхетле уртак тормыш турында хыялланулары турында сөйләделәр.
Аларның туйлары бөтен район өчен матур яңалык булды. Яңа өйләнешүчеләрне котларга Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов килде.
- Мәхәббәт, үзара аңлашу һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телим. СВОда катнашучы буларак, кияүгә Ватанны, Русиянең һәм Донбассның тыныч халкын саклауда хезмәт иткән өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте ул бәхетле яшь парга.
Фото: Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлегеннән.