+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 август 2025, 05:25

“Сезнең хезмәт - бәһасез!“

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Ватанга иман һәм хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.  

“Сезнең хезмәт - бәһасез!““Сезнең хезмәт - бәһасез!“
“Сезнең хезмәт - бәһасез!“

Бүләкләү тантанасы «Армия мәдәнияте көннәре” кысаларында «Безнең маяклар» концерты вакытында булды. Югары бүләкне Русия Герое Денис Чернавин тапшырды.

- Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да — мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга — безнең белән бергә җиңүне якынайтканнары өчен рәхмәт. Сезнең хезмәт - бәһасез! — диде ул.

Оборона министры урынбасарының рәхмәте белән башка мәдәният эшлеклеләре дә бүләкләнде: алар - Гаскәров ансамбле директоры Нәзир Байзитов, «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең танып-белү программалары редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хәмитова, Сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бәдамшин һәм «Кәрван-сарай» төркеме солисты Заһир Исәнчурин. Шулай ук Оборона министрлыгының Рәхмәте белән Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкарнәев һәм Башкорт дәүләт филармониясе музыканты Радик Динәхмәтов та билгеләп үтелде.

Тантанада алар катнашмады, чөнки әле махсус операция зонасында. Бүләкләрне аларга якын арада тапшырачаклар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас