

-Без бирегә юкка килмәдек, бригадабызда дүрт якташыгыз да бар, - дип башлады сүзен подполковник, ансамбльнең художество җитәкчесе Игорь Марченко. – Бергәләп без яугирләр янында, госпитальләрдә, Луганск халкы алдында чыгыш ясап йөрибез һәм сезнең якташларыгыз безнең ансамбльдә үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәтте.
Сәгатьтән артык вакыт эчендә матур хәрби киемнәрдәге артист ир-егетләр госпиталь хезмәткәрләрен, анда дәвалану алучы һәм тернәкләнү узучы яугирләрне, ветераннарны, аларның гаилә әгъзаларын искиткеч хәрби музыка дөньясына сәяхәт иттерде, җыр-моң аша һәркем күңелендә патриотлык хисләрен ныгытып, онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.
Бригада составындагы солист-якташларыбыз, сержантлар Замир Янтурин белән Радик Далхин, ефрейтор Ильяс Сәфәров, рядовой Илһам Мөхәммәтшин үзләрен концерт номерларында бик матур күрсәтте.
Башкортстанның атказанган артисты Илһам Мөхәммәтшин белән бераз сөйләшеп тә алдык.
- 2022 елда мобилизацияләндем һәм бу бригада белән контракт төзедем, - ди ул. – Өч ел эчендә меңнән артык концертта катнаштым. Солдатлар бик яратып кабул итә безнең чыгышларны, концертларыбызга күп тапкырлар килеп, репертуарыбызны ятлап бетергәннәре дә бар.
СВОга кадәр Илһам Сибай филармониясендә эшләгән һәм Җиңүдән соң янә туган ягына кайтып, сәнгать юлын дәвам итәргә ниятли.
Әйтергә кирәк, бүген госпитальдә “Рубин йолдызы” ансамбленең кайбер җырлары, мәсәлән, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры, хәтта өч телдә яңгырады – башкорт, урыс һәм белорус телләрендә (бригада составында белорус артисты да бар).
Әлбәттә, фронт бригадасы артисты – ул гади артист түгел, аңа еш кына хәрби хәрәкәтләр барган урындагы һәр яугир кебек үзен хәвеф астына куярга, гади булмаган хәлләргә дә тарырга туры килә. Фронт бригадалары хезмәтенең әһәмияте Бөек Ватан сугышы елларында да яхшы исбат ителгән.
-Безнең ансамбльнең тарихы бай. Ул 1938 елдан ук рәсми булмаган рәвештә эшләп килә, 1943 елдан рәсми эшли, - дип сөйләде “Кызыл таң”га “Рубин йолдызы”ның җырчысы, сержант Виктор Кунцевич. – Мин биредә унбиш ел эшлим, бергәләп ун меңнән артык концерт куйдык. Махсус хәрби операция башлануы безнең эшне күпкә активлаштырды. Әле төп бурычыбыз – яугирләребезнең рухын күтәрү.
Җырчы билгеләвенчә, Луганск, Донбасс халкы, гадәттә, аларның чыгышларын бик яратып кабул итә.
- Аларның гади булмаган территориядә яшәвен исәпкә алмый булмый. Теләгән һәр иҗат кешесе анда бара алмый. Безнең андый мөмкинлек бар, - дип билгели Виктор.
“Солдат булган җирдә җыр да була!” – дип билгеләде ансамбль җитәкчесе. Килешми булмый. Яугирләребезгә мөмкин кадәр тизрәк Җиңү җырын багкарырга язсын иде!
Автор фотолары.