"Башгидромет" мәгълүматларына караганда, бүген, 26 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы +18, +23°, көньякта +28°ка кадәр җитәчәк.
Чәршәмбе, 27 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +9, +14°, көндез +18, +23°, көньяк-көнчыгышта +28°ка кадәр җитә.
Пәнҗешәмбе, 28 августта да, шундый ук һава торышы булачак. Төнлә +6, +11°, көндез +18, +23 градус фаразлана.