+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 август 2025, 11:04

“Армия мәдәнияте көннәре" ахырына якынлаша

Бүген Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проектының финалы узачак.  

“Армия мәдәнияте көннәре" ахырына якынлаша“Армия мәдәнияте көннәре" ахырына якынлаша
“Армия мәдәнияте көннәре" ахырына якынлаша

Башкортстан дәүләт академия урыс драма театрында М. Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча М. Рабинович куелышында «Ай һәм яфраклар коелу» спектакле күрсәтеләчәк. Тамаша залына СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре җыелачак.

«Армия мәдәнияте көннәре»нең мәртәбәле кунаклары, рәссамнар Юрий Сивачев һәм Андрей Дареев студентлар һәм рәссамнар белән осталык дәресләре үткәрәчәк. Чарада катнашучылар бергәләп сугыш хәрәкәтләре ветераны портретын ясаячак һәм сугыш һәм пейзаж рәсемнәрендә композиция булдыру нечкәлекләрен ачыклаячак.

Эшлекле программа кысаларында Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышы, ә Башкортстан Милли музеенда император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музее һәм Русия Кораллы Көчләренең Үзәк музее кунаклары катнашлыгында «Музейлар һәм Геройлар: патриотик тәрбиягә яңа алымнар» семинары уза.

Шулай ук, бүген, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор М. Шәйморатовның туган көнендә, хөрмәтле кунаклар легендар полководец һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Кич белән Совет мәйданында фестивальнең йомгаклау концерты — «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Фестиваль кунаклары алдында конкурста катнашучылар, Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясаячак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас