

ле кунак "Армия мәдәнияте көннәре"ннән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм проектның әһәмиятен бәяләде.
— Бу фестиваль — регионнарга армиядә мәдәниятнең ничек яшәвен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, - ди Артем Владимирович. - Элегрәк проект Тывада, Тула өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Якутиядә тормышка ашырылган иде. Шулай булгач, монда, Башкортстанда, безнең бишьеллык юбилеебыз. Чараларның моңарчы күрелмәгән масштабын билгеләп үтәсе килә. Бик күп концертлар, иҗади очрашулар, күргәзмәләр, осталык дәресләре...
Без тумышы белән бу республикадан булган фронт бригадалары артист егетләренең чыгышын һәм килүен оештыра алуыбызга шатбыз. Алар СВО кырларында хезмәт итә, сугышчыларга ярдәм итә, батырлыкларга илһамландыра. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Шулай булгач, мәдәният – илебезнең, бөек милләтнең, Русиядә яшәүче бөек халыклар көченең төп нигезе.
Оборона министрлыгы вәкиле ассызыклаганча, "Ватанны саклаучылар елы"нда һәм Җиңүнең 80 еллыгында "Армия мәдәнияте көннәре"н үткәрү аеруча символик һәм әһәмиятле.