

Семинарны музей директоры Рөстәм Исхаков белән Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Рамил Рәхимов алып бардылар. Рөстәм Исхаков бу көннәрдә республикабыз башкаласында барган киңкүләм чараларда музейларның да актив катнашуын билгеләп китте.
Император Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музееның фәнни-мәгърифәтчелек эшләре җитәкчесе Сергей Лесковскийның чыгышы әлеге музейда балалар һәм яшьләр аудиториясе белән фәнни һәм тәрбия эшенә багышланды.
— Бүген тышкы сәясәт проблемаларының кискенләшүе, дәүләтара проблемаларның көчәюе, икътисади тотрыксызлык, традицион кыйммәтләрне җимерергә омтылу, дөнья тарихын бозу күзәтелә. Болар патриотик тәрбия системасы ягыннан оператив һәм адекват җавап бирүне таләп итә, — дип ассызыклады Сергей Лесковский.
Ул музейның бу юнәлештәге эшчәнлеге, анда үткәрелгән чаралар турында сөйләп үтте, Луганск һәм Донецктан укучылар һәм педагоглар өчен экскурсияләр үткәрелүен дә билгеләде.
Семинар барышында Милли музей филиалы — Альбанов исемендәге Полярниклар музееның Русия Музейлар берлегенең Хәрби-диңгез музейлары һәм диңгез традицияләрен саклаучылар ассоциациясенә кабул ителүе турында Сертификат тапшырылды.
Русия Федерациясе Кораллы Көчләре Үзәк музееның өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Автомонов музей тарихы белән таныштырды, экспозицияләрнең күп өлешенең Бөек Ватан сугышына багышлануын билгеләде, учреждениедә зур мәгариф һәм тәрбия эшчәнлеге башкарылуы турында бәян итте.
Русия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Русия Рәссамнар берлеге һәм Русия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы Юрий Сивачев үз чыгышын һәркемнең игътибарын җәлеп иткән, күңелгә үтәрлек видеоязма күрсәтүдән башлады. Анда Сергей Сивачев сурәтләгән яугирләребез матур музыка астында нейрочелтәрләр ярдәмендә җанлана, хәрәкәтләнә...
Рәссам махсус хәрби операциядә иҗади фронт бригадалары эшчәнлеге турында сөйләде. Ул үз бригадаларында Башкортстаннан дүрт талантлы егет хезмәт итүен әйтте, алар — абыйлы-энеле Биргалиннар, Илнур Сәфәров һәм Әлфир Заманов. Рәссам музейга аларны сурәтләгән картиналар да бүләк итте.
Башкортстан Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Михаил Гаухманның чыгышы Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелгән ярдәм чаралары буенча башкарылган эшләргә багышланды.
Семинар барышында тамашачылар спикерларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде һәм җавап алды.