

Пулялар астында сәнгатькә урын бармы? Бар икән! Моны Юрий Сивачев хезмәттәшләрен – 1нче фронт бригадасы артистларын, алгы сызыктагы яугирләрне, хәрби гамәлләр барган пунктларда концерт караган гади халыкны гаҗәеп сурәтләрендә тасвирлап, бик яхшы исбатлаган.
Бүген ул “Нур” артистларына үзе турында, ничек итеп яу кырында рәссам булып хезмәт итә башлавы хакында сөйләде.
Юрий Сивачевның махсус хәрби операция геройларына багышланган картиналары инде җиде музейда урын алган (бүген Башкортстан Милли музее нәкъ җиденчесе булды).
Хәрби рәссамның бүген “Нур”га килүе дә очраклы түгел. Әле биредә артистлар Мөнир Кунафин әсәре буенча сәхнәләштереләчәк “Солдат язмышы” спектакле өстендә эшли (режиссеры - Азат Җиһаншин). Бу уңайдан артистлар алгы сызыкта булган рәссамга сорау да бирде – ничек итеп яугир образын ышанычлы итеп гәүдәләндерергә?
Юрий Сивачев бу сорауга җавап бирү җиңел булмавын әйтте. Ул яугирләр белән рәсми булмаган очрашу оештырып, ихлас аралашырга, күпмедер вакыт бронежилетларда, алгы сызыктагыларның итекләрендә йөреп карарга киңәш итте.
Шуны да билгеләми булмый: рәссамның махсус хәрби операциядән сурәтләнгән рәсемнәрендә бер генә канкоеш та, куркыныч мизгелләр дә күзәтелми. Гәрчә, үзе сөйләп китүенчә, анда бик җиңел түгел...
Сивачевның бүген үзе белән алып килгән картиналарында ниләр сурәтләнгән соң? Күпчелеге - портретлар. Төрле яшьтәге яугирләр. Алар искитеч. Кешенең ниндидер бер эчке халәте тотып алынган һәм мизгел мәңгеләштерелгән. Шулай ук, безнекеләр азат иткән урыннардагы авыл күренешләре, юллар, концерт карап утыручы авыл халкы... Бу рәсемнәр – үзе бер тарих.
-Кайчандыр без булмаячакбыз, ә сезнең рәсемнәр мәңгегә калачак, - диде “Нур” театры режиссер Азат Җиһаншин. – Безнең өчен Сезнең белән очрашу - зур мәртәбә, - дип, ул рәссамга театр коллективы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Гомумән, очрашу барышында артистлар рәссам белән җылы аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде. Видеоэкранда Юрий Сивачевның хезмәт мизгелләрен, эш барышын, картиналарын һәммәсе тын калып карады.
Шунысы гаҗәп тә, сөенечле дә: Юрий Савичев картиналарында сурәтләнгән бер генә яугир дә һәлак булмаган. Ул алар белән аралашып тора. Күп тапкыр яраланганнар, җәрәхәтләнгәннәр бар, ә үлүчеләр юк.
Ни диясең инде? Кулың гына талмасын, рәссам!